линара батталова марат галимов биография

Фирдүс Тямаевны Марат Галимовның хатыны нәрсә өчен ачуланган?

линара батталова марат галимов биография. Смотреть фото линара батталова марат галимов биография. Смотреть картинку линара батталова марат галимов биография. Картинка про линара батталова марат галимов биография. Фото линара батталова марат галимов биография

Фирдүс Тямаев инстаграмга яңа видео урнаштырган. Җырчы урамда Ришат Төхвәтуллин һәм Марат Галимов белән басып тора. «Дусларым Марат һәм Ришатка кунакка килдем. Егетләр, мине алып кереп, берәрегез чәй булса да эчерерсез дигән идем. Булмады. Рәхмәт егетләр, һәрвакыт шундый кунакчыл булып калыгыз», — ди ул. Ул арада тәрәзәдән Марат Галимовның хатыны Линара Батталова күренә. «Әнә, Маратның хатыны тәрәзәдән нәрсәдер мырлап тора. Марат, сиңа Алла ярдәм бирсен инде. Киттем әле мин кайтып, Резедама», — ди Тямай.

Инстачылар шушы кызуда Тямайны кунак итмичә җибәрүләренә аптырый, сәбәбен эзли. «Буш кул белән килгәнсеңдер. Бер торт кыстырып килсәң, кунак итми җибәрмәсләр иде»;

«Маратның хатыны мырламагандыр, чәйгә чакыргандыр, ә сез ишетмисез», — дигәннәр.

«Белмим, ышанасы килми синең чәй эчми китүеңә. Бәреп кереп, талап эчеп чыгарсың син», — дигәннәр.

Бу видеоны инстаграмнан Линара үзе дә күреп алган. «Ах син, хайван, бер чәйнек чәйне эчеп бетердең бит. Аның өстенә велосипедың белән бөтен коридорны таптадың», — дип җавап язган Фирдүскә Линара, шаяртып.

Инстачыларның кәефе күтәрелгән. «Менә инде, ә без синең кунакка килеп, ач кайтуыңа ышана яздык»; «Тотылдың бит, малай», — дип язалар.

Источник

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *