марат яруллин певец биография
Марат яруллин певец биография
Рост (см): 180
Цвет глаз: голубой
Цвет волос: русый
Вес (кг): 73
Размер одежды: 44-46
Размер обуви: 42
Национальный тип внешности: славянский
Год рождения: 1993
Образование: Московский государственный университет культуры и искусств
Специальность: Артист драмтеатра и кино
Руководитель курса: Зыкова А.А., Суворов П.А.
Год окончания: 2016
Звания, лауреатство, премии, награды:
Вокальные конкурсы: «Звездный шанс» Лауреат 1 премии.Нижний Новгород.2001г. «Наследники» 2ое место. Ялта 2003г. Победитель международного конкурса «Роза ветров» Сочи 2008г. Награждение Kinder Muz Awards Муз-тв. Побидители в номинации: Лучшая группа года, группа «Биссектриса». Специальное награждение канала Муз-тв в номинациий «Лучший дуэт». Марат Яруллин и Алина Герасимова.2013г.
Владение музыкальными инструментами:
Бас гитара
Вокал (жанры): Эстрадный, народный
Тембр голоса: Баритон
Виды спорта: Плавание, настольный теннис
Категория водительских прав: B
Иностранные языки: Английский (средний)
Наличие загранпаспорта: Есть
Работы в театре:
«За двумя зайцами» (Свирид Петрович Голохвостый)
«Ромео и Джульета» (Ромео, Меркуцио)
«Хористка» (Колпаков)
«Гроза» (Борис Григорьевич)
«Гамлет» (Марцелло)
«Цезарь и Клеопатра» (молодой Цезарь)
«Тихий Дон» (Митрий Коршунов)
«Пигмалион» (Хигинс)
«12 ночь» (Антонио)
«Итальяно аморе и маленькие недоразумения» (Амур) Театр «Турандот»
Работы в кино:
Работы на телевидении, радио:
Реклама:
Реклама для агенства «Фабрика детских созвездий», 2010
«Детская десятка с Яной Рудковской» Муз-ТВ, 2011
Коллекция зимних пуховиков «Одри», 2012
Nivea, 2014
Subaru, 2015
Пресса:
Журнал «Профи», 2009
Журнал «Cosmopolitan», декабрь 2012
Марат Яруллин: «Тормышымда авыр аерылышу булды»
Инде күптән Мәскәү аны үз итсә дә, Казан йөрәгемдә аерым урын алып тора, ди Марат Яруллин. “Миңа өч кенә төрле сорау бирәләр: “Кайчан өйләнәсең? Кайчан яңа җыр чыга? Кайчан концертың була?” – дип шаярта ул.
– Иҗат итү ягыннан кайда җиңелрәк, Марат: Казандамы, Мәскәүдәме?
– Татар эстрадасының бөтен каймагы Казанда бит инде. Мәскәүдә безнең аның кадәр хәрәкәт юк. Җырларны яздыру буенча хезмәттәшлек күбрәк Мәскәүдә. Тавышны бер рус егетендә генә яздырам. Татарстанда да күп музыкантлар, аранжировка осталары белән эшлим. Алар бик сәләтле. Аранжировкаларны алсак, Мәскәүдә алай эшләүчеләр әлегә юк.
– Финанс ягыннан ничек?
— Мәскәүдә иҗат итү кыйммәтрәк димәс идем. Инде әзер җырны алсак, Мәскәү белән Казан арасындагы бәя каядыр 5 мең сум чамасы. Кайбер дус егетләр рус эстрадасы артистлары белән хезмәттәшлек итә. Бездә, мисал өчен, җыр бәясе 20-25 мең сум булса, русларда ярты миллионга кадәр җитәргә мөмкин.
– Продюсерыгыз бармы?
– Беркайчан да продюсер белән эшләгәнем булмады. Башлаган вакытта авыр иде. Туганнарым, дусларым бик нык ярдәм итте. Эшемне ялгыз башладым дия алмыйм.
– Артист халкы турында гайбәт күп була. Үзегез турында ишеткән иң кызыклы әйбер нәрсә булды?
– Мине бик тәкәббер, үзем турында югары фикердә булган кеше дип уйлыйлар. Мәскәүдән кайткан “понторез”, “папинкин сынок” дип әйткәннәре дә бар. Моны уңай кабул итәм. Әгәр дә сөйлиләр икән, димәк, яхшы. Ә менә сиңа игътибар итмәсәләр, бу инде начар, оныта башлаганнар дигән сүз. Димәк син аудиториягә инде кызык түгел. Артист хакында гел сөйләргә тиешләр, яхшы ягын да, начар ягын да. Кеше синең хакта сөйләп, рейтингыңны гына күтәрә бит.
– Рейтинг күтәрү өчен берәр нинди хайп эшләгәнегез бармы соң?
– Махсус алай эшләдем дип әйтә алмыйм.
– Яңа клибыгыз чыгар алдыннан, Лейна белән фотолар куйган идегез бит…
– Ул бит фото гына. Әзрәк халыкны “кыздырып” җибәрер өчен.
– Тамашачыгыз өчен барыбер интрига бит инде… Чынлыкта Лейна белән нинди мөнәсәбәттә сез: иҗади, эшлеклеме, әллә инде якынракмы?
– Иҗади да, эшлекле дә. Башка нәрсә әйтә алмыйм.
– Казанга да еш килә башладыгыз. Шуңа сорыйм.
– Без аның белән бик яхшы аралашабыз, күрешәбез. Ул йөргән кызым, мин аның егете дип әйтә алмыйм.
– Моны бәлки мөнәсәбәтләрнең башы дип кабул итәргә буладыр?
— Бәлки, кем белә?. Ул бик әйбәт, кызыклы, сәләтле кыз.
– Һәр кеше үзенең янында нинди яр булырга тиешлеге хакында күзаллый. Уйлавгызча, хатыныгыз нинди булырга тиеш?
– Миннән гел йөргән кызың нинди булырга тиеш дип сорыйлар инде. Хатын акыллы, тырыш булырга, тәмле пешерә белергә тиеш, диләр. Миңа ул кеше белән иркен, җиңел булсын. Хатының нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап бирә алмыйм. Әмма ул татар кызы булырга тиеш. Бу минем өчен мөһим. Балаларым татарча сөйләшүен, татар җырларын тыңлавын телим. Сезнең белән ничек татарча аралашып утырсам, аның белән дә шулай татарча сөйләшәсем килә.
– Моны аңлау берәр вакыйгадан соң килдеме? Әллә яшь барган саен акыл шулай таләп итәме?
– Бәлки. Элек рус кызына өйләнсәң дә ярый дип уйлый идем. Рус-татар туйларында булам. Күңелгә ничектер башкачарак.
Казанда татарлар бик күп, әмма урамда аларның русча сөйләшкәнен ешрак ишетәм. Оялалармы? Мин аны беркайчан да аңламадым. Абый белән гаиләдә һәрвакыт татарча гына сөйләшәбез. Мәскәүдә дә, кая гына бармыйк, без һәрвакытта да үз телебездә сөйләшәбез. Ничек үз телеңнән оялырга була инде?!
– Ә мәхәббәт? Күңел, йөрәк кушуы бар бит әле.
– Дөресен әйтәм, мин башка милләт кызларына вакыт әрәм итүнең мәгънәсен күрмим. Тамашачыларым арасында рус милләтеннән булган кешеләр дә бар. Алар мине дөрес аңласын иде.
– Җырларыгызны тыңласаң, сезнең гел бәхетсез мәхәббәт булган кебек…
– Бер кызны яраттым. Ул безнең “авыру” мәхәббәт иде. Икебез ягыннан да. Ул кыз белән 3,5 ел күрешеп йөрдек. Тик бергә була алмадык. Мин гел иҗатта, ә аңа әтисенә охшаган кеше кирәк иде. Гастрольләргә йөрми, өйдә еш була торган. Көнләшү дә булды. Минем аудитория – кызлар, аны яшермим дә. Аны да аңлыйм. Артист хатыны булу бик әйбәт дип уйлыйлардыр. Аның әйбәт ягы да бар. Артист кеше атналап, айлап өйдә булмаска мөмкин. Аның янында башка кешеләр була, бик күп игътибар үзәгендә. Шуңа да ул кыз белән мөнәсәбәтләр барып чыкмады. Үземнең дә хаталарым булды. Мөнәсәбәтләрдә ике кеше дә гаепле була.
– Хәзерге вакытта гаиләне туендыра алырлык акча эшлим дип саныйсызмы?
— Һәр кешенең үз ихтыяҗлары. Ниндидер гаилә өчен 10 млн да аз, кемнәрдер 100 меңгә, 50 меңгә дә яшиләр. Мин үзем акча туздырырга, ял итәргә ярата торган кеше.
– Татарлык темасын дәвам итсәк, Мәскәүдә Нижгар татарлары бик күп (Марат Яруллин Түбән Новгород өлкәсеннән). Читтән караганда, сез бик бердәм кебек. Бу дөрестән дә шулаймы?
– Безнең Нижгар халкы бик бердәм. Бер-берсенә ярдәм итәргә тырыша. Һәр халыкта ярдәм итүчеләр һәм “батыручылар” була. Ул кешедән тора инде.
– Үзегезне чикләмичә яшәр өчен айга күпме акча кирәк?
– 200-300 меңнән дә ким түгел. Артист кеше матур киенергә, кеше арасында тиешле дәрәҗәдә күренергә тиеш.
– Үзегезгә ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итәләрме?
– Мөмкинлегем булганда, булышам. Ярдәм итмим дия алмыйм. Күп очракта аны кешегә күрсәтмим. Кеше интернетта күрә торган әйберләр – ул тормышымның бик кечкенә генә өлеше. Шәхси әйбер – шәхси булып калырга тиеш.
– Сәхнәгә өч яшемдә абыйның чалбар балагына тотынып чыккан идем, дигәнегез бар. Абыегыз белән үскәч тә мөнәсәбәтләр үзгәрмәдеме? Белүемчә, Ринат та иҗат кешесе?
– Абый да, апа да иң якын кешеләрем. Әти-әни безне туган җанлы итеп тәрбияләде. Мәскәүгә килгәч, беренче вакытларда Гөлнара апам янында тордым. Ринат абый – уң кулым. Ринат белән Гөлнара Мәскәүдә иң шәп мәҗлесләр алып баручылар. Ринат 13 яшеннән туйларда баянда уйный иде.
– Ә кечкенә вакытта мөнәсәбәтләрегез ничек иде?
— Ринат дөресен әйтә, сине бәләкәй вакытта яратмый идем, ди. Гаилә безнең бик иҗади. Әти 30 еллап Мәдәният йортында эшләде. Бабайдан килә торган сәләт бу. Ул да баянда уйнаган. Әнием – укытучы. 19 яшеннән укыта башлаган, хәзер дә укыта. Быел әнигә 65 яшь тулды.
– Укытучы балалары, гадәттә, бик дисциплиналы була. Сез дә шундый идегезме?
– Ничек диим икән. 5-9 сыйныфларда әни безнең сыйныф җитәкчесе иде. Мине кызганган, бераз йомшаграк караган чаклары да булгандыр. Минем аркада директорга да кергәне булды. Күп очракта миңа эләгә иде инде.
Дүрт мәктәп алыштырдым. Беренчесе янды, аннан клубта укыдык. Аннан район үзәгендә белем алдым. 10-11нче сыйныфта инде Мәскәүдә укыдым, чөнки ул вакытта инде кастингларга йөри башлаган идем. Ә Мәскәүдә иң мөһиме мәктәп исеменнән җырла гына, диләр иде.
– Иҗатта нинди яңалыкларыгыз бар? Гастроль туры хакында уйланмыйсызмы?
– Иң зур яңалыгым – шушы көннәрдә яңа альбомым чыкты. Аны бик актив тыңлыйлар, тамашачы җырларымны ошаткан. Иҗат кешесе өчен шуннан да куанычлырак нәрсә була ала?! Ә гастроль турына килгәндә, әлбәттә, планнар бар. Дөньялар тыныч торса, бу сезонда тамашачым белән сольный концертымда очрашу насыйп булыр дип уйлыйм.
«Горизонтта яңа конфликт»: Марат Яруллин белән Ринат Рәхмәтуллин җыр өчен тарткалаша
Җырчыларның бәхәсле очракларда бер-берсе белән социаль челтәрләр аша гына аралашуына ияләнеп беттек. Бу инде гадәти күренешкә әверелеп бара. Кичә инстаграмда тагын бер видеомөрәҗәгать пәйда булды. Аны автор-башкаручы, Мәскәүдә яшәп иҗат итүче татар егете Марат Яруллин танылган җырчы Ринат Рәхмәтуллинга атап яздырган.
Берничә ел элек ике артист арасында «Чакыр гына мине» җырына авторлык хокуклары өчен бәхәс чыккан иде. Җыр өчен тарткалашу дәвамлы булган. Ринат Рәхмәтуллин янәдән Чаллының бер сайтына биргән әңгәмәсендә Маратның «Чакыр гына мине» җыры аша күтәрелүе турында сөйли. Марат Яруллин Ринат Рәхмәтуллинга һәм язылучыларына инстаграм сәхифәсе аша җавап бирә.
«Дуслар, минем бүгенге иртәм Чаллының бер сайтында чыккан бик кызыклы язманы укудан башланды. Аны миңа язылучыларым җибәрде. Әлеге язмада танылган артист, күпләрнең яраткан җырчысы Ринат Рәхмәтуллин минем «Чакыр гына мине» исемле җыры белән зур сәхнәгә чыгуым һәм тамашачы мәхәббәтен яулавым турында сөйли.
Шундый ук эчтәлектәге язма берничә ел элек бер газетада дөнья күргән иде инде. Мин ул вакытта дәшми калдым. Ә бүген миңа инстадусларымнан бик күп смслар килде. Алар миннән нинди дә булса комментарий көтәләр булса кирәк.
2018 ел башында Ринат абый миңа шалтыратып, Мәскәүнең «Космос» концертлар залында узачак сольный концертына чакырды. «Энекәш, син килеп чыгыш ясасаң, шәп булыр иде», — диде. Үзенең репертуарыннан «Чакыр гына мине» җырын башкарырга тәкъдим итте. Концерттан соң: «Шәп җырладың», — дип мактады. Җыр башка аранжировка белән эшләнде һәм яңача яңгырады. Җырның әлеге версиясе халыкка бик ошады. Соңыннан мин Ринат Рәхмәтуллиннан әлеге җырны төрле чараларда һәм банкетларда башкарырга рөхсәт сорадым. «Әлбәттә, энекәш, бары тик алга», — дип җавап кайтарды. Күпмедер вакыттан соң тамашачым миннән әлеге җырны интернетка куюымны үтенде. Интернетка эләр алдыннан да мин Ринат абыйдан рөхсәт алдым.
Җыр бик тиз таралды, халык аны актив рәвештә тыңлый башлады. Күпмедер вакыттан соң Ринат абый миңа шалтыратып: «Марат, син минем җырны артык еш җырлый башладың. Әйдә болай эшлибез, син аны сатып аласың яки җырлаудан туктыйсың», — дип әйтте.
Әлеге композицияне мин бик яратам. Озак уйлап тормыйча, бәясе турында килештек һәм мин аны сатып алдым! Бүгенге көндә минем җырга тулы документаль хокукым бар.
Уйлап карыйк әле, Ринат абый үзенең Мәскәүдәге концертына яңа сәхнәгә аяк баскан җырчыны чакырыр идеме икән? Ул концертка кадәр мин иҗатымны үстерү өчен күп көч куйган идем инде. Клипларым, җырларым бар иде. Концертына минем иҗатымны яратучылар да киләчәген, шул рәвешле залдагы тамашачысын арттырачагын белеп, максатчан чакырган ул мине.
Хөрмәтле Ринат абый, сез бик нык ялгышасыз. Әйе, мин килешәм, сез әлеге җырның авторы һәм беренче башкаручысы. Мин аны сездән соң икенче булып башкардым. Ләкин онытылып барган җырга яңа яңгыраш, яңа тормыш бүләк иттем һәм аны хит дәрәҗәсенә җиткердем», — ди Марат Яруллин.
Маратның инстадуслары да җырчы белән килешәләр. «Мин Ринат Рәхмәтуллинны бөтенләй тыңламыйм. Марат башкармаса, ул җырның барлыгын да белмәс идем», «Марат башкаруында әлеге җыр миңа күбрәк ошый. Ул сиңа атап язылган кебек», «Борчылма. Чаллыда торсак та, андый сайт укымыйбыз», «Марат инде 2010 елдан бирле эстрадада. 200 әр кешелек туй мәҗлесләрен бер үзе алып бара. Талантлы кеше, иҗатың беркайчан да сүнмәсен», — дип язалар.
«Рәхмәтуллинның популярлыгы кими башлаган да, хайп уйлап тапкан», «Горизонтта яңа конфликт күренә», «Марат, Ринатка ачу саклама, күңелеңдәге үпкәләрне оныт», — дип тә комментарийлар калдырганнар.