песня ак калфак история

Ак калфаклы Галиям

песня ак калфак история. Смотреть фото песня ак калфак история. Смотреть картинку песня ак калфак история. Картинка про песня ак калфак история. Фото песня ак калфак история

Язның ямьле апрелендә Самара өлкәсенең “Ак калфак” җәмгыяте җиде еллыгын билгеләп үтә, ә аның каршындагы “Татар кухня­сы” бүлеге җитәкчесе Галия Абраһимовага 50 яшь тула.

Соңгы ел ярымда гына безнең оешма эшләре тынып тора, ни дисәң дә, коронавирус үзенекен итә. Җыелырга, аралашырга рөхсәт юк. Әле дә прививка уйлап таптылар, хәзер инде барыбыз да аны ясатып, очрашып, иҗтимагый эшләребезне җанландырып җи­бәрербез.

Кызым Галия Әюпова-Аб­раһимова 2014 елда оешкан “Ак калфак” оешмасында җиде ел эчендә бик күп эшләр башкарды. Татарстандагы форумнарда, күчмә утырышларда, мастер-классларда катнашып, аш-су пешерүнең яңа ысулларын өйрәнеп кайтып, үзебездә дә хатын-кызлар өчен мастер-класслар уздырып, җирле “Ак калфак” хатын-кыз­ларына өйрәтеп барды. Мәсәлән, Бөтендөнья “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте Арча районында оештырган күчмә утырышта катнашты. Шуннан кайту белән “Аврора Молл” сәүдә үзәгендә эшләп килгән “Түбәтәй” кафесында гөбәдия пешерү буенча күләмле мастер-класс оештырганын күпләр хәтерлидер әле. Аның тәмлелеген татып караган кеше, әлбәттә, бу татар милли ризыгын кулланышка алгандыр, дип уйлыйм. Шулай ук 20 – 30 кеше сыешлы “Белоснежка” кафесында – сметанник пешерү, “Татар кухнясы”нда корбан һәм ифтар мәҗлесләре уздыру чаралары дә истә калырлык матур килеп чыкты.

Ә “Металлург” мәдәният са­ра­енда узган “Татар хал­кының үсеш стратегиясе” кон­ференциясендә ул бик зур күр­гәзмә ясаган иде. Анда Мәчәләй, Гали авылла­рыннан, Сызран, Самара шәһәр­лә­реннән “Ак калфак” оешма­лары катнаштылар. Васил Шәйхразиевның “Кем син, татар булмасаң” дип аталган флеш­мобында, Самара төбәге “Ак калфак” оешмасының биш еллык юбилеенда зур эшчәнлек күрсәтеп, оештырып, кунакларны каршы алып, озатып торды. “Татар кухнясы” кафесы тарихына һәм “Ак калфак” оешмасының биш еллыгына багышлап язылган һәм бас­тырып чыгарылган “Татар хатынын эш куркытмый” китабы өстендә эшләгәндә дә бик күп көч куйганы билгеле. Шулай ук ел саен уздырылып килүче “Татарча диктант”, “Яктылык” мәктәбендә узган “Ленталап чигү” мастер-классы да аның проекты, дип әйтергә була. Галия шушы эшләре өчен төрле вакытларда Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләнде.

Казанның “Ак калфак” оеш­масының күчмә утырышы Са­мараның “Яктылык” татар мәк­тәбендә уздырылачагы билгеле булгач та, дару үләннәре күр­гәзмәсе оештыруны, балаларга өр-яңа алъяпкычлар тек­те­реп, кунакларны сыйлау мәсьә­ләсен дә ул үз өстенә алды.

Шулай ук Мәүлид ән-Нәби уңаеннан булган күчмә утырышта да ул, Җәмигъ мәчете ашханәсе белән сөйләшеп, кунакларны тәмле һәм сыйфатлы ашлар белән ашатып озатты. Камышлыда узган татар авыллары федераль Сабан туенда да, Мәчәләйдәге авыл Сабан туенда да ашату-эчерү эшләре аның өстендә иде.

Без Галиябезне чын кү­ңелдән юбилее белән котлыйбыз. Аңа исәнлек-саулык, гаилә бәхете, балаларының игелеген күреп яшәргә насыйп булсын. Киләчәктә дә хатын-кызлар белән “Ак калфак” оешмасында эшләвеңне телибез. Бәхетле бул, кызым!

“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, әниең

Разия Әюпова.

Римма Низамова (сулдан уңга), Кадрия Идрисова һәм Галия Абраһимова

Источник

Ак калфак

Саваплы сабак

Гайшәбикә карчыкның тирләп-пешеп эчкән мәтрүшкәле-сөтле чәенең тәмен кинәт кенә телгә килгән телефон тавышы бозды. Әллә нигә бер чылтыраганга каушап киттеме, җиңелчә калтыранган кулы белән трубкага үрелде:

— Кызым, Люция, синме бу? Ару гына торам әле. Үзең ничек, балам?

— Ничек, ничек?! Чәчләр агара монда! Синең тәрбияң җимешләрен бирә башлады. Рушаның әнә, детдом йолкышын ияртеп кайткан. Пыраклатып куып чыгардым! Алай-болай сиңа кайтып күренсәләр, бусагаңнан да атлатасы булма, ишетсен колагың!

— Тукта кызым, берни аңламадым. Ипләбрәк сөйлә әле. Рушан улым нишләгән дисең?

— Нишләсен, өйләнәм дип, детдомда үскән бер салам сыйракны алып кайткан. Синең белән таныштырасым килә, әни, дигән була, юньсез. Мин аны бетле хәерчеләр өчен үстермәдем. Өйләнә икән, әнә, хәллерәк гаиләдән кыз тапсын. Тиен санап, очын-очка ялгап яшәүдән болай да гарык. Ярар, әни, син мине ишеттең. Бусагадан да кертәсе булма, кара аны… Иллә дә мәгәр, түреңә меңгезеп утыртсаң шуларны, үлсәң дә, сыңар аягымның берсен дә атламыйм!

Сөйләшү ничек кинәт башланды, шулай өзелде дә. Гайшәбикә карчык берара уйларының җеп очын табалмый утырды. Рушан өйләнәм дип әйтә диме? Бәрәкалла, егет кешенең вакытында башлы-күзле булуы әйбәт. Яше барган саен, күңеле-башы үзгәреп, бөтенләй өйләнми калса, ни әйтерсең? Авылда буйдакларның исәбе-чуты юк.

Детдом баласы диде диюен дә, килен буласы кешенең исемен дә әйтмәде. Әстәгафирулла, марҗа-фәлән генә була күрмәсен!

Әнә күрше Раузалиянең алма бөртеге кебек кызы тотты да, урыс егетенә чыкты да куйды. Ата-анасы теше-тырнагы белән каршы торып карадылар да, тик кая ул! Барам булгач барам – бетте китте. Әй, татар урыска барса да, урысны алса да, урыс үстерә диюләре дөрес инде ул. Күршегә оныклар кайта хәзер, кемнән кем туганы исемнәреннән үк билгеле: малай — Захар, кыз — София. Раузалия берсенә Зәкәр, икенчесенә Суфия дип дәшә дәшүен дә, тик менә бер кәлимә татарча белмәгән оныкларның алай гына татар буласы килми шул.

Соңгы кайтуларында муеннарына тәре асканнар, кая барыйм дип, тәгәри-тәгәри елады күршекәе. Я, Аллам, ни юрап утыра соң әле, марҗа түгелме имеш, авызыннан җил алсын! Рушан улының күзе ачык, бер дигән кыз баладыр әле, Ходай кушсын. Люциясенең пырдымсызлануы бүген генә түгел. Бала-баладан әллә ниткән холыксыз, мамыксыз булып үсте шул. Әллә тәрбия, әллә җан җылысы җитмәде. И, кая җитсен! Бала туып, ае тулмады, Хәлиулласы китеп барды. Йөрәк өянәге диделәр.

Улын җир куенына салган кайнанасы бу кайгыны күтәрә алмады, ярты елдан гүр иясе булды. Тәртә башында япа-ялгызы торып калгач, нишли аласың, тормышны җигелеп тартты – көн эшләде, төн эшләде. Бер караңгыдан икенче карңгыга тиклем колхоз эшендә. Әле ярый, ул елларда авылда яслесе ачылды. Сабыеның ничек тәпи киткәнен дә, сөйләшә башлаганын да хәтерләми.

Люциясен башта ясле, аннан соң мәктәптә октябрят, пионер дружинасы, быргы-барабан тәрбияләде. Әни дип, авыл дип өзелеп тормады, сигезне бетерүгә шәһәр ягын каерды. Сагынмады, авылга кайтуны бар дип тә белмәде. Акча-мазар, тегесен-монысын җибәрүне сораган хатлары гына килеп торды. Дәү укуларда укыйдыр, шуңа вакыты юктыр дип, үзен-үзе юатып яшәп ятканда, Люциясе борын төбенә җиткән корсагы белән авылга кайтып утырды. “Ай, балам, тормышка чыктыңмы, кияү кеше кайда, никахны кайчан укыттыгыз?” – ише сорауларына җавап һәрвакыттагыча коры иде: “Нинди никах? Синең искелек калдыгың кемгә кирәк? Комсомол туе ясадык. Радик Казахстан якларына эшкә китте. Общагага бала белән кертмиләр, монда гына табам.” Кызының сүзләренә ул чакта ни көенрегә, ни сөенергә белмәде…

Тупырдап торган ир бала тапты Люция. Руслан дип исем кушам дигән кызына бу юлы Гайшәбикә каты торды. “Сәвиткә ияреп, сиңа Люция кушканым да җиткән, Руслан түгел, Рушан булсын. Бик мәгънәле, бик матур исем бит”, — дигәч, кызы каршы килмәде, бала туып, атна-ун көн үтүгә, мең төрле сәбәп табып, шәһәренә китеп тә барды. “Әлегә Рушанны калдырам, аннан күз күрер. Син хәзер пенсиядә, эшең юк, бер баланы гына карарсың, миңа тормышымны җайларга кирәк”, — Люциясе әнисенең дә, баласының да алдагы көнен әнә шулай җайлы гына хәл итте дә куйды.

Исеме җисеменә туры килде нарасыйның, Гайшәбикәнең бертөрле аккан тормышына якты нур өстәлде. Күкрәк сөтеннән аерылды дип борчылган иде, урам аша күршесе Әминә үз баласы белән бергә Рушанны да имезергә ризалашты. Кайчандыр кызына бирә алмаган бар күңелен, йөрәк җылысын оныгына багышлады Гайшәбикә. Люциясе анда-санда бер кайтып киткәләде, малай авылда үсте. Әбием дип өзелеп торса да, әнисен бик сагына иде. Әти кешене бөтенләй белмәде. Ахрысы, ул Радик дигәннәре бөтенләй юкка чыккан иде.

Әбисен сөендереп, Рушан әйбәт укыды, тәртипле-тәрбияле егетләр исәбендә йөрде. Мәктәпне тәмамлауга, ике дә уйламый, армиягә китте. Бер елдан хезмәтен тәмамлап, җилкәләре киңәеп, буйлары үсеп, көрәеп кайтып та төште. “Агрономлыкка укырга керәм, әби, кулга диплом алуга, синең яныңа кайтам”, — дип елмайган оныгына карап, күзләре дымланды Гайшәбикә карчыкның. Улының шәһәргә укырга керүенә, үзе янына яшәргә килүенә Люция генә бик шатланмады. Кем әйтмешли, пирчәткә урынына ирләрен алыштырган хатын өчен малай ашына төшкән таракан кебек булды. Нәкъ менә шуның өчен дә фатирлы бер кыз табып, үзе яныннан ничек тә тизрәк чыгарып җибәрү иде уе. Ә монда менә ничек килеп чыкты.

Капка шыгырдаган тавышка Гайшәбикә карчык уйларыннан айнып китте. Ул арада өй ишеге ачылды да, һәрвакыттагыча балкып, Рушан килеп керде. “Исән-сау гына тордыңмы, әби?” Оныгы артына посып диярлек бусагадан атлаган чандыр буйлы кыз бала Гайшәбикә карчыкның күзләренә карап, исәнмесез дигәндәй баш селкеде дә, керфекләрен аска төшерде.

— Кайттыгызмы, балалар, нишләп әле ишек төбендә генә торасыз? Рушан, улым, әйдәгез әле, узыгыз әле, — дип, каушавын яшерергә тырышты карчык.

— Әби, таныш бул, минем булачак тормыш иптәшем – Айсылу.

— Сөбханалла, үзебезнең татар кызы икән бит, күрешик, савап булсын! — дип, шатлыгын яшермәде Гайшәбикә әби.

— Ул да түгел, йөгереп диярлек барып, чәйнеген плитәгә куйды, өстәл япмасын җыеп алып, табын хәстәрли башлады.

— Әби, болар Казан күчтәнәчләре иде, аз булса да, күп итеп кабул итеп ал инде, – Айсылуның йомшак кына ягымлы тавышы Гайшәбикә әбинең күңеленә сары май булып ятты.

— И, мәшәкатьләнмәскә иде, кызым, Алланың рәхмәте яусын, урыны кимесен, хәзинәсе артсын!

Гөрләшә-гөрләшә чәй эчтеләр. Айсылу да, әллә ни күп сөйләшмәсә дә, күптәнге танышлары янында утыргандай, ихлас елмаеп, әңгәмәгә кушылып-кушылып алды. Чәй тәмам булуга, Рушан йорт тирәсенә чыгып китте. Айсылу җитез генә савыт-сабалар юарга, өстәл җыештырырга кереште. Гайшәбикә әби, үз эшләре белән мәшгуль булгандай, сиздерми генә, яратып, Айсылуны күзәтте.

— Әби, хәзер нәрсә эшлик, нинди эш бар? – дип сорады Айсылу, соңгы чынаягын сөртеп, шкафка урнаштырганнан соң.

— Кичкә аш куйыйк, кызым, токмач җәеп, кисеп алырбыз.

— Мин токмач җәя белмим шул…

— Борчылма, балам, берәү дә белеп тумый. Миңа да кайчандыр кемдер өйрәткән инде аны.

— Ә син мине өйрәтерсеңме соң?

— Безгә – карт-корыга өйрәтергә генә куш! Өйрәтмимме соң!

— Нәрсәдән башлыйбыз, әби?

— Иң әүвәл, кызым, бисмилланы әйтик, башыңа менә шушы ак яулыкны бәйлә. Кулларны юып алыйк. Безнең куна тактасы белән уклауның урыны биредә, әйдә, эшкә тотыныйк. Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим.

Гайшәбикә әби белгәнен өйрәтер кеше табылганга, Айсылу өйрәтүче булганга сөенә-сөенә эшкә керештеләр. Эш арасында Гайшәбикә карчык алай да сорыйсы итте:

— Кай яклардан син, кызым? Кайсы районда туып-үстең, үзебезнең Татарстанныкымы диюем инде.

Шул сорауны гына көткәндәй, Айсылу ачылып китте:

— Мин биш яшемнән балалар йортында үстем. Әти-әнием Сарман ягыннан булганнар. Аларны бөтенләй хәтерләмим. Юл һәлакәтенә очраганнар, миңа яшь тә тулмаган булган. Әтием ягыннан әбием тәрбияләде мине, биш яшем тулганда ул да үлеп китте. Ә әнименең әти-әнисе күптән вафат. Башка якын туганнарыбыз юк, мине балалар йортына урнаштырдылар. Мәктәпне бетердем, бер ел элек укытучы дипломы алдым. Балалар укытам.

— Балачагың хәсрәтле булган икән, кызым, инде алдагы көнегез куанычлы, бәрәкәтле булсын…

— Рәхмәт… Әби, токмачны шулай киссәм ярыймы, калын булмыймы?

— Ярамаган кая, күргәзмәгә куярлык булган болар, күз тимәсен! Мин борынгырак кеше шул инде, кибет токмачын өнәп бетермим, үзең җәйгәнгә җитми инде. Әле беркөнне гәҗиттән укыдым, имеш, уклау тәгәрәткәндә уч төбенә массаж да ясала икән. Менәтрәк, массаж ясату модалы диләр, без кемнән ким, шулай бит кызым? – дип көлемсерәде Гайшәбикә карчык.

— Борынгылар белми эшләмәгәндер, әнә бит син нинди матур, кулларың да шундый йомшак!

Бу сүзләрдән тәмам эрегән Гайшәбикә әби кет-кет көлеп куйды:

— Үзебезнең авыл кызлары да: “Гайшәбикә әби, синең буй-сының бигрәк төз, яшь кызлар кебек әле син”, — дигән булалар. Соң, төз булмыйча, гомер буе көянтә белән чишмәдән су ташыдым ләбаса мин, дип әйтәм аларга.

— Әби, көянтә белән су ташысаң, буең зифа буламы?

— Борынгылар шулай диләр иде.

— Алайсам, хәзер мин дә көянтә белән су алып кайтам!

— Һай, балам, мин аны болай гына әйткән идем дә, өемә су кергән, краннан агып тора, мәшәкатьләнмә, кызым…

Шулай да Айсылу, Гайшәбикә әбинең күптән эшсез яткан көянтә-чиләкләрен асып, чишмәгә төшеп китте. Ян тәрәзә буенда уйга талган карчыкны Рушанның болдыр баскычыннан менгән аяк тавышлары сискәндереп җибәрде.

— Яшь килен чишмәгә төшеп киттемени? – дип ерды ул авызын керә-керешкә.

— Бәхете булсын бу баланың, бик яраттым Айсылуыңны. Шулай да үзе юкта сөйләшик әле, улым. Өйләнергә карарың ныкмы? Кыз баланың башын-күзен әйләндереп кенә йөрүең түгелме? Кара аны, бу баланы елатып, шәләй-вәләй йөрсәң, мәңге риза буласым юк! Аннан соң, никахны кайчан укытырга уйлыйсыз? Айсылу авылда яшәргә ризамы? Киңәштегез, сөйләштегезме?

— У-у, прокурордан ким түгел син, әби! – дип көлде Рушан. — Син бигрәк инде, кызлардан көлеп йөри торган егеткә охшаганмынмы мин? Үзең тәрбияләп үстергән оныгыңнан да шикләнеп торырга инде! Уем җитди, тиздән диплом алам, колхоз рәисе Самат абый кайчан кайтасың, дүрт күз белән көтеп торабыз энем, ди. Айсылу да авылда яшәргә риза, укытучы кешегә кайда да эш табылыр. Син менә үзең безне сыендырырга ризамы соң, әби? Картлык көнемнең тынычлыгын алдылар дип, ачуланмассыңмы? Каршы килмәсәң, никахны да монда – авылда укытыр идек.

— Улым, ниткән ачулану ди ул? Син шәһәргә укырга киткәннән бирле ялгыз башым тилмерәм ләбаса. Берьялгызың утырып чәй дә эчәсе килми. Бик риза улым, бик риза. Никахын да укытырбыз, боерган булса… Шулай да, улым, иң әүвәл әниеңне риазалатырга кирәк. Миңа бүген чылтыраткан иде… Нинди генә булса да, нәрсә генә әйтсә дә, әниең ул синең. Ана хакын хакларга кирәк, балам. Янына бар, сөйләшеп кара, аңламый калмас.

— Ярый, тырышып карармын… Фатирга барып булмас. Әни минем яшьләрдәге бер ирне йортка керткән, безне куып чыгаруы да шуның аркасында. Базарга, әнинең сату иткән җиренә барырмын. Авылда яшәргә калабыз дисәм, бәлки, бик дуламас.

Ул арада май кояшыдай балкып, чишмәдән Айсылу кайтып керде. Аш өлгерде, күңелле генә итеп ашап-эчеп алдылар. Табыннан кузгалуга Рушан диплом эшенә тотынды, Гайшәбикә әбинең намаз вакыты керде. Өстәл җыеп, савыт-саба белән әвәрә килгән Айсылу түр якта намазлыгы өстендә оеган Гайшәбикә әбигә кызыгып-кызыгып күз салгалады. Тәсбихын читкә куеп, намазлыгын җыя башлаган карчык янына аяк очларына гына басып килде ул:

— Әби, намаз уку авырмы ул?

— Авыр түгел, балам, Әлхәмне, Кульһүәллааһүне өйрәнсәң, бернәрсәсе дә юк.

— Әлхәмдү лилләәһи раббил гәәләмииин. Әр-рахмәәнир-рахииим. Мәәлики йәүмиддииин… Шушы догамы, әби?

— Сөбханалла, кызым, өйрәнгәнсең бит!

— Мин аны кайда, кайчан өйрәнгәнемне белмим, әби. Ахрысы, мәрхүмә әбием өйрәтеп калдыргандыр.

— Шулай ул, балам, сабый чакта өйрәнгән бер дә хәтердән чыкмый. Менә, иртәгедән намазны икәү бергә укырбыз, боерган булса.

— Минем намазлыгым да юк шул әле.

— Анысы өчен кайгырма, кызым, сандыгымда кайчандыр үзем чиккән бик матур намазлыгым бар. Сиңа насыйп булган икән, Аллага шөкер.

Гайшәбикә әби эчке бер сөенеч белән сандыгы өстеннән кабартып куйган мендәрләрен алды. Үзе белән бергә картайган, шулай да бизәкләренең төсен, ямен җуймаган сандыгының капкачын сак кына күтәрә төште. Серле шыгырдап, гүя тылсымлы дөнья ачылды: Гайшәбикә әбинең сөякчел куллары сандыктагы һәр әйберне сыйпап-кагылып узды. Моңа кадәр бары музейларда гына очраткан чүпләмле сөлгеләр, чигелгән ашъяулыклар, тәрәзә эленгеләрен күреп, Айсылу ах итте:

— Әби, син боларны үзең чиктеңме?!

Гайшәбикә әби моңсу елмайды:

— Кем булсын инде, балам, үзем чиктем. Элек хәзерге шикелле кибет тулы маллар юк иде. Үзебез чигеп, тегеп, бәйләп, булмаганны булдырып яшәдек инде. Сиңа дигән намазлыгым да биредә икән. Мин үлгәч тә, төсем итеп, намаз укып тотарсың…

Икесенең дә күңеле тулды. Авыр тынлыкны Рушанның көр тавышы бозды:

— Әби, Айсылуга минем кечкенә күлмәгемне күрсәттеңме әле?

Гайшәбикә әбинең дымлы күзләре көлеп җибәрде:

— Ә, хәзер, улым! Менә, Рушан улымның шушы күлмәккә сыйган вакытлары да бар иде.

Гайшәбикә әби сандыгыннан кул яссуы кадәр генә бумази күлмәк алды. Айсылу бер күлмәккә, бер Рушанга карады:

— Истәлек өчен сакладыңмы, әби?

— Аның өчен генә түгел, кызым. Атасының күлмәген кигән бала атасына бик якын була диләр бит.

— Рушанымның баласына дип саклыйм бу күлмәкне.

— Күрсәткәч, күрсәткәч, минем кендекне дә күрсәт инде, әби, — дип көлде Рушан.

— Менә бу төргәктә Рушан улымның кендек җебе. Бала тугач, өч-дүрт көннән өзелеп төшә ул, үзең әни булгач белерсең, кызым. Әле ярый, Рушан район бүлнисендә туды. Шәһәр роддомында кендек җебе дип хәбәрләнмиләр анда! Сандык төбендә ятса да, кешене гомер буена туган җиренә, туган нигезе белән бәйләп тора ич ул! – Гайшәбикә әби, тыңлаучылар булганда сөйләп калыйм дигәндәй, дәвам итте: — И, элек… Дөньяга сабый бала туу белән күңелле мәшәкатьләр башлана иде… Рушан улымны бүлнистән алып кайткач, мунчада үзем юдым. Тән төзәткечләре бетсен дип тозлы суда коендырдым. Беренче чәчкә күз тиючән була, хәсиятләп, аны алдым. Чәч авырлыгы кадәр көмеш бәһасеннән садәка бирдек. Мулла чакырып, исем куштырдык…

— Кызык… Мин бу гореф-гадәтләрнең, бу йолаларның берсен дә белмим икән бит…

— Борчылма, Айсылу! Безнең бит аяклы энциклопедия – әби бар! Өтеренә, ноктасына кадәр өйрәтер, шулай бит, әби!

— Өйрәтермен, боерган булса, өйрәтермен! Аллаһы Тәгалә сезнең балаларны да күрергә насыйп итсен!

Рушан белән Айсылуның бит очларына алсулык йөгерде.

— Кызым, шушы калфакны бүләк итим әле сиңа…

Айсылу күтәрелеп карады да, телсез калды. Гайшәбикә әби кулындагы энҗе-сәйләннәр белән чигелгән кетер ак калфак бүләк өчен артык затлы иде.

— Юк, әби, шулкадәр зур бүләкне ничек алыйм?

— Ал, ал, кызым. Бер булса да кияргә иде дип, үзем чиккән идем, күпме хыялландым… Тол хатынга килешмәс дип, базмадым. Син яшь әле, сиңа килешер. Аллаһ кушса, никах мәҗлесендә киярсең, ал, кызым!

Айсылуның язмыш тарафыннан шактый кыйналган, шулай да каешланмаган күңеле рәхәт сулкылдады. Үз әбисенә, үз әнисенә сыенгандай, Гайшәбикә әбине кочып алды.

— Яле, киеп күрсәт әле! – Рушан бер кичтә инде икенче кабат үксеп елаудан коткарып калды. Айсылу ишек катында торган өч җәпле көзге каршына килеп басты. Кара-коңгырт чәчләрен тыгызлап ике толымга үрде, калфагын беркетте. Рушан сөйгәненән күзен алмады: җырларда җырланган, әкиятләрдә макталган чын татар кызы бит аның Айсылуы!

— Сөбханалла! Күз тимәсен, кызым! Рушан улымны бәхетле итәргә туган бала бул! – Гайшәбикә әби үз эченнән генә әллә теләкләрен, әллә догаларын пышылдады, яшьлек хыялының чынбарлыктагы чагылышы булган Айсылуга сокланып, ихластан яратып карады.

Илаһи мизгелне бозып, каты итеп ишек дөбердәттеләр. Гайшәбикә әбинең, нидер сизенгәндәй, бөтен эчке дөньясы калтырады. Тик яшьләргә берни сиздермәде, аларны түр якта калдырып, ишеккә юнәлде. Сизелерлек үк дерелдәгән куллары белән ишек келәсенә үрелде. Шуны гына көткәндәй, кемнеңдер авырлыгына чыдый алмыйча ишек ачылды… Ишек ачылды һәм бусагага таушалган, пычранган, хәлдән язган гәүдә ауды. Кетер актан киенгән, кетер актан басып торган Гайшәбикә әби үз аяклары астында аунаган бу мескен адәмдә үз баласының, үз газизенең, үз йөрәк пәрасенең йөз чалымнарын таныгандай итте.

— Я Раббым, рәхмәтеңнән ташлама, балаларыма иман байлыгы бир, калебләренә мәрхәмәт орлыклары сал… – дип пышылдады аның иреннәре.

Тәкъдир сикәлтәләрендә абына-абына, соңгы көчен җыеп туган нигезенә кайтып егылган кызының ни үле, ни тере гәүдәсенә карап, Гайшәбикә әби нигәдер җиңел сулап куйды.

Источник

Геннадий Макаров: «Борынгы калфак чәчне, башны каплап торган. Хәтта чәч толымнарына да чәчкап кигәннәр»

«Реальное время» продолжает говорить по-татарски: интервью с фольклористом о кряшенском хиджабе, древнем калфаке и оренбуржцах, создавших современную татарскую музыку

Доцент кафедры татарской музыки и этномузыкологии Казанской консерватории Геннадий Макаров в своем интервью «Реальному времени» рассказал, как выглядели древние головные уборы и почему калфак, появившийся в начале ХХ века, нельзя считать элементом национального костюма. Кроме того, ученый поделился любопытными наблюдениями по истории татарской музыки — как оказалось, многие песни, которые могут восприниматься современным слушателем как народные, появились в начале 20-го столетия.

«Борынгы калфак чәчне, башны каплап торган»

Соңгы вакытта яулык бәйләү, гомумән милли кием темасы еш күтәрелә. Мәсәлән, күптән түгел татар хатын-кызларына яулыкка төренүгә караганда калфак кию күбрәк килешә дигән фикер дә яңгырады. Аңлавымча, сез калфакны псевдомилли баш киеме дип саныйсыз.

— Мин аны бәлки этник [элемент] дип атар идем, чөнки ул инде нык үзгәртелгән баш киеме. Аның асылы, беренче төсе, формасы бөтенләй башка. Калфак инде ул хәзер баш очында торган заколка шикелле генә, шуңа күрә ул милли була алмый. Бу аның бер үзгәртелгән төре генә.

— Калфак гомумән кайчан һәм ничек барлыкка килгән?

— Калфак күп халыкларда бар. Аның чыганагы әле борынгы халыклар яшәгәндә үк булган. Әйтик, калфак әле бу якларга төркиләр килгәнче үк кулланылган булырга мөмкин. «Калпак» сүзе күп халыкларда бар – «калпак» һәм «калфак» берүк сүзләр инде. Мәсәслән, Эстониядә дә кызлар калпак кигән. Вологда якларында берәр кызны ярәшсәләр, ул кыз калпак киеп йөргән. «Калпак просватанной девушки» дип аталган ул. Без аны Урта Иделдә киябез, ул чувашларга да, Түбән Иделдә яшәүче нугайларга да билгеле. Аның географиясе бик киң, ул бик борынгы баш киеме. Ә инде безгә килсәк, ул беренче чиратта кызлар кия торган баш киеме булган. Элек вакытта хатын-кызлар аны кимәгән, чөнки кияүгә чыккач алар инде башка баш киеме кигәннәр.

Шулай ук бездә ак калфак образы бар. Популяр җырда «Ак калфакның табылган чагы, туганнарның сагынган чагы», — дигән юллар бар. Кызлар чит авылга, чит ыруга кияүгә чыканнар һәм билгеле, калфакны үзләре белән алып китсәләр дә, аны кимәгән. Ул шул калфакны алып карый, һәм бу очракта ак калфак туганнарны сагыну образы белән бәйле. Ул да туганнарын сагына, туганнары да аны сагына, чөнки ул читтә. Ак калфак — шигьри образ да, шуңа аңа төрле мәгънә биреп буладыр.

Шулай да борынгырак калфак образларын пропагандаласак, тагын да матуррак булыр иде. 20 нче йөзнең башында, милли традицияләр югалаган чорда барлыкка килгән калфакның бүген тагын да пропагандалау бәлки кирәктер, мин анарага каршы түгел. Әмма ләкин ул яулыкны да алмаштыра алмый. Ул нәкъ менә 20 нче йөз башы символы гына була ала, ә инде борынгы булып санала алмый. Борынгыда калфакның төрләре башка булган.

песня ак калфак история. Смотреть фото песня ак калфак история. Смотреть картинку песня ак калфак история. Картинка про песня ак калфак история. Фото песня ак калфак история

— Борынгы калфаклар башны күбрәк дәрәҗәдә каплаганмы? Алар нәрсәсе белән аерылган?

— Һичшиксез. Борынгы калфак чәчне, башны каплап торган. Хәтта чәч толымнарына да чәчкап кигәннәр. Ул капчык шикелле итеп ясалаган, матур итеп бизәлгән, ә аның очында чулпылар булган. Хәтта толымнарын да качырганнар, аны башка кеше күрергә тиеш булмаган.

— Ә яулык бәйләү традициясе татарларда тирәнме?

— Әлбәттә. Һәм ул бөтен халыкта да шулай – чәчне туздырып йөрү килешмәгән. Шулай ук өрпәк, тастар дигән баш киемнәре булган. Шул ук керәшеннәрне алсак, хатын-кызлар тастар белән баш бәйләгәннәр. «Тастар» дигән сүз – шулай ук фарсы сүзе. Хәтта Иранда чалманы тастар диләр.

— Классик милли костюмга килсәк, ул нинди? Ул нинди элементлардан тора? Хәзер безгә милли костюм дип тәкъдим ителгән әйбер ул чыннан да милли костюммы?

— Минем үземнең «милли» дигән сүзгә мөнәсәбәтем бераз гына каршылыклы, чәнки «милли», «милләт» – әле күптән түгел барлыкка килгән төшенчә. Бу ниндидер уртак, гомумиләштергән образ. Ә аңа кадәрле һәрбер төбәктә үзенә хас баш киеме элементлары булган. Һәрбер төбәктә ул төрле булган, менә шул төрлелекне югалтмау – бик зур бурыч. Ә инде Сахалиннан Калинградка кадәрле бөтен татарларга да бер үк баш киеме, бер үк күлмәк киертү, бу милли дип әйтү бертөрлелеккә китерә һәм безне юкка чыгара. Һәр төбәкнең үз сыйфатларын саклап калу, үз йөзен саклап калу, безнең байлыкны күрсәтү – чын дәрәҗәдә патриотик бер хәрәкәт булыр иде.

— Хәзерге көндә милли орнаментны кулланучы модельералар да күп. Сезнең фикерегзчә, үзеңнең нинди милләт иясе булуыңны күрсәтү өчен милли кием кию чыннан да мөһимме?

— Миңа калса, һәрбер гаиләдә һәрбер кешенең үз киеме булырга тиеш. Ул аны бәйрәм көннәрендә пөхтә итеп, матур итеп киергә тиешле. Һәм инде белүемчә, Татарстанда милли кием бәйрәме уздырырырга кирәк дигән фикер бар. Аны бөтен кеше дә хуплар дип уйлыйм.

«Шәрык мотивлары дигәндә, аларны тыңлап, тегеннән-моннан нәрсәдер тартып алу беренче яктан көлке хисе тудыра. Икенче яктан – эчке көенү»

— Татар музыкасына килгәндә, аның традицияләре тирәнме? Яисә ислам культурасы белән бәйле булгач ул күпмедер вакыт үсеш алмаганмы?

— Мин музыка тарихын вакытында тирән өйрәндем, тикшердем. Ислам белән бәйле музыканың тарихы күпкә тирәнрәк. Без татар музыкасының ислам белән бәйле тарихын карасак, ул 19 нчы гасыр уртасына кадәр бик бай. Ә аннан соң татарлар европалаша. Без инде милли дип мандалина, скрипка, гармун кебек уен коралларын саныйбыз. Ни өчен шулай? Чөнки ул вакытта татар милләт булып формалаша, ә яңа татар милләте үзенең эчке структураларын Европа моделе буенча төзи. Ә аңа кадәр булган ислам белән бәйле музыканы суфыйлар белән, дәрвишләр белән бәйләр иде, чөнки алар әле 19 нчы йөзнең уртасына кадәр яшәгәннәр, иҗат иткәннәр. Урата Азияга нинди музыка кораллары хас булса, алар да нәкъ шуларны кулланган. Ни өчен? Чөнки алар шунда укырга йөргәннәр, аралашканнар. һәм ул уртак мәдәни бер кыр булган. Ә инде безнең җәдидчеләр, милләт төзүчеләр үзләрен Европа кешеләре итеп хис иткәннәр һәм иске традицияләргә өстен караганнар.

песня ак калфак история. Смотреть фото песня ак калфак история. Смотреть картинку песня ак калфак история. Картинка про песня ак калфак история. Фото песня ак калфак история

— Димәк, европалашу шуннан башланган?

— Җәдидчеләрдән башланган, чөнки элеккеге традицияләр үсеш алмыйча, бер урында тукталып торган. Җәдидчеләрне дә аңлап була, чөнки үсеш кирәк булган, ә Европа алар өчен матур үрнәк булып торган.

— Ә менә бу Европа традицияләре татар музыкасын нык үзгәрткәнме?

— Әлбәттә, нык дәрәҗәдә үзгәргән. Безнең бит хәзер шагыйрьләр дә гаруз бәзе белән язмый, европа метрикасы белән яза.

— Әгәр хәзерге татар музыкасын алсак, анда шәрык мотивлары бармы?

— Шәрык мотивлары дигәндә, аларны тыңлап, тегеннән-моннан нәрсәдер тартып алу беренче яктан көлке хисе тудыра. Икенче яктан – эчке көенү, чөнки белми торып без борынгы традицияләрне кулланабыз кебек булып чыга. Эчтән кереп өйрәнмичә аларны кулланып булмый, аның өстен булуы шундук ачыклана. Әйтик, бүгенге көндә бәет-мөнәҗәт тә көйли алмыйлар – аны «Шахта» көенә җырлыйлар. Ә элеккечә көйләп укуны безнең көндә Ислам институтында да, бер мәдрәсәдә дә өйрәтмиләр, шуңа күрә кем ничек белә, шулай итеп көйли. Ничек итеп «Төфтилләү», «Әллүки» җырласалар, шулай итеп бәетләрне дә көйләп укымыйлар, җырлыйлар. Ә бу һичшиксез традицияләрне югалтуга алып бара торган гамәл.

— Хәзерге татар җырлары еш кына уйгур җырларын хәтерләтә. Бу чыннан да шулаймы, сезнең моны күзәткәнегез бармы? Нигә ул шулай?

— Мин хәзерге яшьләрнең иҗатына болай итеп бәя бирер идем. Алар эзләнәләр, алар өчен дөньякүләм информация бик күп, күңелләренә нәрсә якын, алар шуны кулланалар. Шуңа күрә аларның кулларына да сугасым килми. Әмма ләкин бер киңәш итеп кенә әйтәсем килә – тирәнрәк өйрәнсәк, үзебездә дә шундый матур ресурсларыбыз бар.

— Яшь җырчыларны алсак, сезгә ошаган башкаручылар бармы?

— Яшьләрне яшьләр тыңлый, һәрбер кешенең үз зәвыгы бар. Әлбәттә, олырак яшьтәгеләр җырларда үзенә бер тәм таба. Яшьләр арасында да һичшиксез ошаганнары, ихлас җырлаганнары бар. Аннары башкаручы артык академизм белән мавыкмаса яхшы — кеше җырлаганда үзенең тавышы турында түгел, ә [җырның] эчтәлеге турында уйларга тиеш. Әгәр дә җырчының үз йөзе булса, үз стиле булса, әлбәттә, рәхәтләнеп тыңлыйбыз.

песня ак калфак история. Смотреть фото песня ак калфак история. Смотреть картинку песня ак калфак история. Картинка про песня ак калфак история. Фото песня ак калфак история

— Сез «Үзгәреш җиле» фестивален карадыгызмы? Анарга мөнәсәбәтегез нинди?

— Мин аны телевизордан гына бераз карадым. Әйтергә кирәк, бу өлкәдә бер тапкыр гына уздырыла торган чара белән генә әллә ни үзгәртеп булмый торгандыр. Безгә бу өлкәдә, эстрада җыры өлкәсендә бәлки махсус уку йортлары, профессионализация кирәктер. Әлбәттә, ул Мәдәният институтында бар инде ул. Яшьләрне өйрәтсәк, безнең бу өлкәдә дә уңыш булыр. Татар эстрадасына безнең Идел буе халыклары карап торалар, өйрәнәләр, һәм барыбер татар эстрадасы үзенә күрә флагман шикелле алда бара, безнең тирә-як күршеләргә үрнәк булып тора.

«Татарларның сәхнә музыкасы Оренбургта барлыкка килгән»

— Сез музыка тарихы турында сөйли башалаган идегез. Кыскача татар музыка культурасы турында сөйләп китегезче. Мәсәлән, Болгар вакытыннан алып хәзерге вакытка кадәр карасак, татар музыкасы нинди үзгәрешләр кичергән? Бәлки ниндидер периодлар бүленәдер?

— Гади халык, авыл халкына хас көйләр булган элек – алар ханлык заманында да, ханлык беткәч тә булган. Гомумән халык көйләре әле 19 нчы гасырның урталарына кадәр булган. Алар өлешчә керәшеннәрдә һаман да саклана. Моннан тыш ислам цивилизациясе белән бәйле сәнгать булган. Бу элитар сәнгать. Әлбәттә, ул көйләр, шигырьләр авылда түгел, ә укымышлы кешеләрнең өйләрендә башкарылган – ул үзе бер юнәлеш. Аны гади этник музыка белән чагыштырып булмый.

20 нче йөз башларында сәхнә музыкасы барлыкка килә. Сәхнә музыкасы элеккеге этник музыкадан нык аерылган, аңарга ошамаган. Әйтергә кирәк, татарларның сәхнә музыкасы Оренбургта барлыкка килгән. Иң беренче концертлар, сәхнәдә чыгыш ясап репертуар барлау шунда башланган. 1905 елдагы Буржуаз демократик революциядән соң Казанга бөтен татар укымышлысы агыла, һәм алар Оренбурдан шул көйләрне алып киләләр. Сәхнәдән җырланган ул көйләрне без беләбез – «Әллүки», «Тәфтилләү», «Зиләйлүк». Алар барсы да Тукай сүзләренә җырлана. Күрәсез, ул популяр җырлар — сәхнәдән кергән көйләр, алар һич тә борынгы түгел. «Кара урманны» мин фольклорчы буларак Казан әйләнәсендә 300 чакрымда йөреп эзләдем, беркайда да, бер вариантын да тапмадым. Оренбур авылларына барган идем, һәрбер авылда өч-дүрт вариант җырлыйлар – сүзе дә, көе дә башка, әмма нигезе шул ук «Кара урман». Димәк, бу сәхнәдән халыкка яңадан кергән көйләр — яңа дәвердә чыккан көйләр.

— Сәхнә музыкасы нигә нәкъ менә Оренбурда барлыкка килгән? Моның сәбәпләре бармы?

— Һичшиксез бар. Урта Азиядә татарларга сәүдә эше белән шөгылләнергә рөхсәт ителгән. Оренбур, Троицк, бигрәк тә Каргалы бистәсендә татарларга карата артык тыю булмаган, шуңа күрә анда бай кешеләр, миллионерлар булган. Аларның үзләренә концерт, сәхнә, газета-журнал, мәдрәсәләр ачу буенча аларга Казанга караганда мөмкинлекләр күбрәк булган. Шуңа күрә беренче татар милли культурасының бишеге шунда.

— Беренче барлыкка килгән сәхнә музыкасын хәзерге музыка белән чагыштырсак, ул нык үзгәргәнме? Аның үзгәрүе яки үзгәрмәве яхшымы, начармы?

—Без ул көйләрне беләбез. Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев Оренбурда үскәннәр. Нәҗип Җиһанов шулай ук Уральский, Оренбур якларыннан. Мирхәйдәр Фәйзине алыйк. Сәхнәбезне бизәгән кешеләр иҗатларын шунда башлаган. Мин әйтеп үткән композиторларның җыетыклары чыкты. Ключарев җыентыгында да, Җәүдәт Фәйзи җыентыгында да нәкъ шул чактагы сәхнә көйләре.

песня ак калфак история. Смотреть фото песня ак калфак история. Смотреть картинку песня ак калфак история. Картинка про песня ак калфак история. Фото песня ак калфак история

Справка

Геннадий Макаров — доцент кафедры татарской музыки и этномузыкологии Казанской государственной консерватории имени Н.Г. Жиганова.

Музыковед-фольклорист, педагог, мастер-изготовитель и исполнитель на традиционных инструментах.

Сфера научных интересов: реконструкция и возрождение традиционных музыкальных инструментов; изучение вокального, музыкально-поэтического, инструментального искусства этнических групп татар; история тюркского искусства.

Источник

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *