певец ильнат фархуллин биография
Җырчы Илнат Фәрхуллин «Казан егетләре» төркеменнән китә
Бу вакытны да сәгать сукты! «Казан егетләре» төркемендә җырлаган соңгы көннәрем. Әйе, дөрес аңлыйсыз — мин төркемнән китәм! Чуарлы сүзләр, егетләргә карата начар фикерләр көтәр кайберәүләр. Юк! Чын ир-егетләрчә хезмәт иттем, киткәндә дә түбәнлеккә төшмим. Беләм, күп сораулар туар. «Нәрсәгә? Нигә инде?» — диярсез. «Казан егетләре» төркемендә мин 7 ел егетләр белән бергәлектә иҗат иттем. Җиң сызганып бергә эшләдек, бер гаилә егетләре сыман дус яшәдек! Егетләргә һәм продюсерга рәхмәтләрем чиксез! Алар янәшәсендә зур тормыш мәктәбе үтелде! Бөртекләп кенә саллы тәҗрибә тупланды. Хөрмәтле тамашачым, күреп тордыгыз, минем һәрчак үз сүзем, үз фикерем булды һәм бар.Ялган йөз белән сәхнәгә чыкмадым, һәр чыгышымда 100% бирелергә тырыштым. Үзебез һәм үзем иҗат иткән күп җырларны сезнең хозурыгызга ирештердек, басып алкышлаган чакларыгыз күп булды. «Казан егетләре”нең Илнатлы дәвере күңелегездә җылы хисләргә төренеп сакланачагына шикләнмим! Мин сезнең белән саубуллашмыйм! Иң күңелле яңалыгымны ирештерәм — иртәгәдән мин үз юлым белэн атлый башлыйм! Бик күп җырлар иҗат иттем!
Мин иртәгәдән сәхнәдә автор-башкаручы! Бик тиздән яңа җырларымны ишетерсез, клибымны күрерсез! Күңелдән чыккан җырлар сезнең өчен! Димәк, алга! Хәерле сәгатьтә! Күрешербез! Яңалыкларым бик күп! Аллага тапшырдык, дуслар! Минем белән калыгыз!
Сезне яратып, хөрмәт белән, Илнат Фәрхуллин!» — дип язган җырчы.
«Күптән вакыт, уңышлар сиңа», «Син киткәч, төркемнең яме калмас инде», Афәрин, алга», Күптән үзеңә җырларга иде, син бит аерылып торасың», «Төркемдә син булмагач, кыен булыр инде, ярый, уңышлар», «Бик җаваплы адым, хәерле булсын!», «Бар да әйбәт булачак!» — дигән комментарийлар калдырганнар җырчының виртуаль дуслары.
«Утызга кадәр өйләнмәгез! «
Сәхнә кешесе һәрвакыт җырлап-биеп, күңел ачып кына яши төсле. Аның танылган җырчы булганчы нинди юл үткәне, нинди сынаулар аша узганы хакында сирәгебез генә уйлана.
Сәхнә матурлыкны ярата, дибез. Бәлки шуңадыр да артистлар эш урыннарына начар кәеф, тормыш авырлыкларын алып менмидер дә.
“Һәр эшләгән эшнең нәтиҗәсе була”
Бүгенге героебыз – Илнат Фәрхуллин. Ул нәкъ башкалар кебек үк, Казанны яуларга, артист булу хыялын тормышка ашыру өчен Сабасын ташлап килгән авыл малае. Сәхнәдә һәрчак елмаеп торган бу егетнең балачагы бик үк җиңел булмый. Казан да тиз генә яуланмый, тырышырга, тырмашырга туры килә үзенә.
Алар гаиләдә биш малай үсә. Әтиләре юл һәлакәтендә һәлак була.
– Иң соңгы булып әти минем номерны җыйган. Мин ул вакытта автобуста, “Йолдызлык” фестиваленнән кайтып бара идем. Трассада телефон тотмаган күрәсең, миңа чыга алмаган. Егерме минуттан абый шалтыратып, әтинең үлгәнен хәбәр итте. Без бик авыр үстек. Әни минем Казанга киткәнне “белмәде” дә дияргә була. Акча ягыннан да бик авыр иде. Казанга килгәч тә бер атна дусларымда Нагорный бистәсендә мунчада яшәдем. Аннан бер ел абыйларда тордым һәм аннан соң тулай торакта яшәдем.
“Мондый балачак кирәкми”
Ул көн саен үзен камилләштерү буенча эшли, үсәргә, яңалыкка омтыла. Балаларын да һәр нәрсәнең кадерен белергә өйрәтә, әмма безнең кебек авырлыклар күреп үсмәсеннәр иде, ди.
Илнат тормыш иптәше белән кыз һәм ул тәрбияли. Бала чакта әнисе биргән тәрбияне ул балаларына карата да файдалана.
— Ә баланың балачагы югала дип курыкмыйсызмы?
“Яшьтән өйләнү өчен көчле булу кирәк”
Тормыш иптәше белән ул университетта укыганда таныша һәм 21 яшендә өйләнә.
Каршы атлаган хыял
Илнат 5нче сыйныфларда укыганда журналда Айдар Фәйзрахманов җитәкләгән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең фотосын күрә һәм шул көннән алып әлеге төркемгә эшләү хакында хыяллана башлый.
Ничек итсә итә, Илнат ансамбльгә эшкә урнаша! Ансамбль артистларын карап торыйм әле, дип, ай буе репетицияләрне тамаша кылырга йөри. Ә бер көнне ансамбльдән бер егет китә. Ансамбльнең юбилее алдыннан була бу хәл. Ике атнада 28 номерлы программаны өйрәнү шарты белән, Айдар Фәйзрахманов Илнатны эшкә ала. Биш ел дәүләт ансамблендә сәнгать серләренә өйрәнә егет.
Аннан соң ул “Казан егетләре” төркемендә җиде ел эшли.
-Төркем өчен күп эшләдем, сәнгатькә якын кешеләр моны яхшы белә. Төркем алга китсен өчен, чын күңелдән эшләдем. Мин ялган йөз ясый алмыйм һәм ясаганым да булмады. Сәхнәдә дә үземне тыймадым. Күңелем ничек теләде, шулай эшләдем. Хәзер тамашачыны алдалап булмый, элек бәлки булгандыр. Хәзер халык артистлардан да иҗадыйрак. Алар бөтен нәрсәне аңлый, – ди Илнат.
Сәхнәгә чыгып, танылу алырга теләгән кешегә репертуар тупларга һәм кешелекле булып калырга киңәш итә ул.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Илнат Фәрхуллин тормышындагы авыр вакыты турында сөйләде
Күптән түгел Илнат Фәрхуллин «Әнкәемне үбәр идем» дигән җырын тамашачыга тәкъдим иткән иде. Узган көнне ул инстаграмдагы дусларын әлеге җырның тарихы белән таныштырырга булган. Баксаң, җыр тирән мәгънәгә генә түгел, күңел тетрәндергеч тарихка да ия икән.
«Моннан ике ел элек әни онкология белән авырды. Туган көнгә бер атна кала шикәре күтәрелде. Сабага хастаханәгә ятарга менде, хәле көннән-көн начарая. Туган көнне чәчәк бәйләме алдым да, киттем кайтып Сабага әнине котларга. Палатага кердем, әни үзенә охшамаган. Букетны кулына тоттырдым да, Казанга алып киттем. Бик яхшы табиб белән танышкан идем. Ризилә Ханнановна, мең рәхмәт сезгә! Әнинең бөтен җирен тикшерделәр, сәбәбен таба алмыйлар.
10 көн ятканнан соң минем үземә генә онкология түгелме икән дип әйтте. Чаптык шунда һәм таптылар. Әнигә әйтмәдем. Иртән чыгып китәм, кич өйгә кайтып елыйм (әйе, егетләр дә елый кайвакыт). Әнигә «доброкачественный» дим, бер дә куркыныч юк, алып аталар и «всё»! Табиб миңа колакка гына «50 гә 50» дип әйтеп куйды. Беренче вакыт бер кешегә әйтмәдем, абыйларга да.
Табибларга рәхмәтеме белдерәм: Фәрхәд, Гөлназ, Ләйсән.
Операциягә 5 көн кала әни белде һәм операция уңышлы үтте. Тикшеренеп торабыз. Әлеге җырның сүзләре хастаханәдә язылды, көе – студиядә. Минем әни тиз җырлар ярата. Әни турында сагышлы җырлар күп, шуңа күрә кызу темпта булсын әле дидем. Үзегезне саклагыз! Әнкәйләр янына кайтыгыз!», – дип яза Илнат.
Показать панель управления
Комментарии • 76
Бигрэк матур жырын матур жырлыйсын унышлар сина
Песня красивая, но очень странная и ч ничего не понимаю
На котором языке он поёт? Что-то за странный язык?
Что то за странная песня и музыка
Замечательный!!На Сабантуе 2021 в Казани был главной зажигалкой 😉
Ильнат хотелось бы минусовку песни 😊
Блин. Жаль субтитров нет
Красавчик🤩🤩🤩🤩🤩Ряхмят за бомбические песни Ильнат 💥💥💥💥💥
Молодец. Слов нет одни чувства уважаю. Тавышын да матур,узеннен движениларын супер.
Шыйгьер сойли..
Исереклэрдэ болай жырламый
Классно. Удачи и побольше таких песен. 😜😜❤️❤️❤️❤️❤️👍👍👍👍👍👍
РӘХМӘТ бик зур. (Большое СПАСИБО)!
Кайфовое исполнение ♥️. Кайфуем и мы ♥️🎉
Брат музыка просто 👍👍👍
Мы благодарны, что именно Вы провели нашу свадьбу. 😎🥰🤩 классно поёте, классно двигаетесь 👍 и просто очень хороший Человек.
слушаю каждый день. Клип замечательный. Певец просто сууупер.
Супер просто Супер.
Задорная, зажигательная песня 🎶🎵💃и голос красивый 👍👏 Хочется слушать заново и заново 😍
Ряхият бик матур жирлычыс браво от всей души голос классный успехов
Молодец! Клип и песня класс!
Бик матур тавышын Ильнат.Матур жырлыйсын,шулай дэвам ит.Афэрин.
Не понимаю о чем он поёт, но нравится как он это делает. Впервые увидел этот клип по зомбоящику, пришлось наити его в TheXvid. Крутой голос
Типо про любовь и сирень
Вы вообще да,Ильнат Фархуллин самый лучший артист в мире,о нём ничего плохого нельзя говорить.
Песня признание в любви
Песня про любовь и цветы сирени
«Сирин чәчкәләре АША» ничек тәкыяләр үреп була икән ул.
Да, это хит, пожалуй подпишусь. Осталось узнать у автора кто эта красотка на видео?
Та же самая девушка снималась в клипе Элвина Грея » Роза» 😉
Приятно посмотреть на прекрасные татарские лица! Ильнат красавчик!
@Айгуль Ка да, вы правы, но к сожалению звёздная болезнь зашкаливает, вы тоже когда будете звездой тоже захотите чтоб вас везде снимали и все приглашали. Тем более не безплатно.