мхммт мдиев биография татарча

Мөхәммәт Мәһдиев. Биобиблиографик белешмәлек

мхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарча

2020 нче елның 1 декабрендә Татарстан Республикасының халык язучысы, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият галиме, укытучы Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиевнең тууына 90 ел тула.

Мөхәммәт Мәһдиев – иҗат юлын әдәбиятчы һәм әдәби тәнкыйтьче булып башлый. Аспирантурада укыган елларында ул татар иҗтимагый фикер үсеше, әдәбият һәм әдәби тәнкыйть тарихы, халык авыз иҗатын фәнни өйрәнү мәсьәләләре белән кызыксына башлый. 1960нчы еллар дәвамында республика матбугаты битләрендә шул темаларга багышланган бер төркем мәкаләләрен бастыра.

Язучы-прозаик буларак исә М.Мәһдиевнең исеме матбугатта 1960 нчы елларның ахырларыннан күренә башлый. Шул елларда «Казан утлары» журналында аның беренче кыска хикәясе – әдәби парчалары басылып чыга, ә аннан соң шул ук журнал битләрендә «Без – кырык беренче ел балалары» исемле беренче повесте дөнья күрә. Шуннан соңгы күләмле әсәрләрендә авыл тормышы, сугыш алды, сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы чордагы күмәк хуҗалык чынбарлыгы, аның кешеләре үзәккә алып иҗат ителә. «Фронтовиклар» (1972), «Каз канатлары» (1975) романнары, «Кеше китә – җыры кала» (1978), «Торналар төшкән җирдә» (1978), «Ут чәчәге» (1980), «Исәнме, Кәшфи абый!» (1982) кебек повестьлары белән М. Мәһдиев татар әдәбиятында аерым бер күренекле урын били. Мөхәммәт Мәһдиевнең прозада беркемне дә кабатламый торган үз стиле, үз язу манерасы бар.

«Кеше китә – җыры кала», «Торналар төшкән җирдә» һәм «Бәхилләшү» повестьлары өчен ул 1990 елда Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була, 1993 елда исә халыкчан әдәби иҗаты өчен аңа Татарстан Президенты М. Ш. Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә.

Биобиблиографик белешмәлекнең чираттагысы Мөхәммәт Мәһдиевкә багышланды. Биредә әдипнең тәрҗемәи хәле, тормышы һәм иҗатын яктырткан хезмәтләр, аның турында замандашларының, якыннарының истәлекләре, әсәрләре, фотолар, аңа багышланган әсәрләр, видеоязмалар, методик материаллар белән танышырга була. Биредә шулай ук күренекле язучының истәлекләре, чыгышлары, әңгәмәләре, мәкаләләре дә урын алды. Мөхәммәт Мәһдиенең Арча районы Гөберчәк авылындагы музее хакындагы материаллар аерым бүлеккә туплап бирелде. Электрон белешмәлекнең ахырында «Библиография» бүлеге бар. Биредә М. Мәһдиевнең төп басма китаплары, җыентыкларда, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге, аның хакындагы аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә басылып чыккан мәкаләләр исемлеге (2010 нчы елдан башлап) бирелде.

М. Мәһдиевкә багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар да китерелде.

Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

М. Мәһдиевнең тәрҗемәи хәле

М. Мәһдиевнең әсәрләре

Аудиокитаплар

М. Мәһдиевнең хезмәтләре

М. Мәһдиевнең тормышы һәм иҗаты турында

Һәм тәнкыйтьче

М. Мәһдиев турында истәлекләр

Мөхәммәт Мәһдиевкә багышланган әсәрләр

Источник

Мөхәммәт Мәһдиев асфальтлы иткән Гөберчәк язучыны ничек хөрмәтли?

мхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарча

Гөберчәк авылының исеме ничек килеп чыккан?

Мөхәммәт Мәһдиев музее авыл эчендә үк урнашкан, анда кадәр асфальт юл керә. Музейның язучы туып-үскән йортның күршесендә урнашканын белә идем. Шуңа күрә янәшәдәге соры гына бер бина да язучы яшәгән йорттыр дип уйладым. Юк икән, анда элек мәктәп, аңа кадәр мәчет булган. Музей мөдире Халидә Габидуллина Мәһдиев йортының музейның икенче ягында булуын әйтте, тик сары рәшәткәле ишеккә йозак эленгән иде. Куе агачлар арасыннан ул бөтенләй күренми.

Гөберчәк исеменең килеп чыгышына бәйле берничә фараз бар. «Торналар төшкән җирдә» әсәрендә көлкеле формада авыл исеменең «гөбернатор» сүзеннән килеп чыгуы турында языла: «Безнең авылның исеме әллә шуннан Гөберчек булып киттеме икән?». Соңрак «Туган як авазы» мәкаләсендә Гөберчәк «Күп орчык» сүзеннән барлыкка килгән дип аңлата.

«1930 елгы документларда авыл Гөберчәк буларак теркәлгән. Аңа кадәр Кече Му дип аталган. Ул авылга Иске Му авылыннан килгән удмуртлар нигез салган. Удмуртлар агачларны кискәннәр һәм аларның төбе калган. Элекке сөйләм телендә шул агач төбе „гөберчәк“ сүзе белән аңлатылмадымы дигән фараз бар. „Гомерле чак“ сүзтезмәсеннән килеп чыккан дигән фараз да бар», — дип сөйләде Халидә Габидуллина.

Кем кайда яшәгән?

Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» һәм «Бәхилләшү» әсәрләрендә шушы авыл кешеләре тасвирлана. Кызганыч, аның әсәрләренә кереп калган буын кешеләре барысы да бакыйлыкка күчкән. Кемнең кайсы нигездә яшәгәнен музей мөдире күрсәтте. Мәктәпнең икенче ягында «чабата үреп көн күргән Вәли карт» нигезе урнашкан. Анда аның оныкчыгы гаиләсе яши, алар йортка яңа түбә ябу белән мәшгуль.

Вәли карт нигезе каршында — ат караучы Нургали нигезе. Анда матур бизәлешле йорт тора. «Сугыш вакытында үгезләр җигеп, кырда эшләде», — дип яза Мәһдиев аның турында.

Берничә йорт алдарак, урамның икенче ягында сары капкалы өй күренә. Ул нигездә Кәшфи прототибы булган Мөхәмәтнур Хәйбин яшәгән.

Музейның нәкъ каршысындагы яшел төскә буялган агач йортка Хәдичә түти нигезе туры килә. Ул өйне чит кешеләр сатып алган, шәһәрдән кайтып йөриләр икән.

Хәдичә түти күршесендә — авыл балаларына кеше бакчасыннан алма, кыяр җыеп ашаткан, китаплар укыган, сугыш вакытында окоп казып йөргән Зөлфия нигезе.

Аның каршында — Мөхәммәт Мәһдиев күршесендә ат караучы Миңнегали, аннан «төш юраучы» Гайшә, «әни янына кереп йөргән» Шәмсениса, «мунча ягучы» Камәр нигезләре тезелеп китә. Һәр нигездә диярлек хәзергечә матур итеп эшләнгән йортлар тора.

Музейда язучының нинди шәхси әйберләре саклана?

Музейга килеп керү белән элеккеге агач йортларга хас булган ис сизелә. Бина 2000 елның 6 июлендә ачылган. «Мөхәммәт абыйның васыятьнамәсендә шундый җөмләләр бар: „Минем туган нигеземне әдәби музей итеп төзесәгез иде“, — диелгән. Ул вакытта аның бертуган апасы Равия апа исән иде, шуңа күрә нигез-йорт биләмәсенә кертеп, шушы бина салынды», — дип аңлатты Халидә Габидуллина.

Ишектән үк юллар темасына багышланган залга эләктек. Мөхәммәт абый үз әсәрләрендә юлларны еш телгә ала. «Безнең авылга дөньяның дүрт ягыннан нәкъ җиде юл кайтып керә», — дип яза ул. Кыш көне авылга бер юл белән генә кереп була икән. Күренекле язучы бу авылдан чыкканга, анда асфальт юл да салынган.

Икенче залның бер диварында язучының әтисе Сөнгатулла абый һәм әнисе Рабига апаның сурәтләре эленеп тора. Сөнгатулла абый тумышы белән Сикертән авылыннан, ул Габдрахман Ишморатов салдырган мәчеттә мулла була. 1915 елда ул Саба районы Түбән Симет кызы Рабига апага өйләнә, 1916 елда нигезен торгыза. Сөнгатулла абзый беренчеләрдән булып, авылда умарталык эшен башлап җибәрә.

Сөнгатулла абзыйның бал кыргычы бүгенге көнгә кадәр сакланган. Рабига апаның шәхси әйберләреннән чәч тасмасы, алкалары һәм тарагы бар. Алардан кала, җиз акча савыты, агач пенал һәм кара савыты тора. Мөхәммәт абый туып-үскән чордагы йорт эчен чагылдырган почмакта язучының әнисе аның документларын саклаган кызыл кечкенә тартмачык, Рабига апаның уклавы, ипи калагы һәм агач савыты, «төш юраучы» Гайшә түтинең кызык алъяпкычы саклана.

Анда тагын такта чәй, май язу станогы, агач савытлар, лампалар, буяу савыты, каен тузыннан үрелгән агач савытлар һ.б. тупланган.

Бер почмакта Сөнгатулла абзыйның бал тәпәне, мәчеткә йөргән таягы. Рабига апаның кызыл читекләре, кыйммәтле комганы сакланган.

Бер почмак репрессия елларына багышланган. Диварда Сталин сурәте, идәндә ватылган пыяла… Сөнгатулла абзый күмәк хуҗалыкка керергә тели, тик аны «Син колхозны тарату өстендә пропаганда алып барасың», — дип гаеплиләр һәм бер елга төрмәгә утырталар. Ул аннан кайта, тик 1937 елның 19 декабрь төнендә аны янәдән алып китәләр. Соңыннан 1942 елда йөрәк параличыннан вафат булуы турында хәбәр килә.

Мөхәммәт абый кулына архив документлары эләккәч кенә аның 1938 елның 5 гыйнварында Казанның Черек күл төрмәсендә атып үтерелүе билгеле була. Әтисе караңгы, юеш төрмәдә аз вакыт кына газап чиккән дип яшь аралаш шатлана ул. «Шул көннән башлап, минем артымнан „халык дошманы улы“ дигән кара сакал ияреп йөрде», — ди ул.

Есенин белән Мөхәммәт Мәһдиевне нәрсә бәйли?

Икенче залда сул якта аның Арча педагогика училищесында алып йөргән чемоданы тора. Шкафларда аның китаплары, хәрби билеты, чит ил паспорты саклана. Пыяла витринада хәрби флотта хезмәт иткән вакытта кигән форма, чәйнек-чынаяк, сәгать саклана. Игътибарны иң нык җәлеп иткәне — Казандагы фатирыннан күчерелгән эш бүлмәсе. Анда фотосурәтләр, күзлеге, китаплар һәм язу машинкасы тора. Өстәл янындагы урындык артында кара кәчтүм эленгән.

«Аның кайсыбер әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иткәннәр, тик ул бу эшне туктата. „Татар телендә мин бирергә теләгән уй-фикерне тәрҗемәчеләр юкка чыгара“, — дип аңлата Мәһдиев моны. Хәзер кызы Гәүһәр Хәсәнова әтисе әсәрләреннән өзекләрне рус теленә тәрҗемә итә», — ди музей мөдире.

Музейда Сергей Есенин портреты булу сәер кебек. Уйлый торгач, аларның язу темасы бик охшаш булуын аңладым. Халидә апа да раслады: «Есенин поэмаларын татар теленә дә тәрҗемә иткән ул».

Язучының язмышы 14 саны белән бәйләнешле дигән фараз, күп җирдә 14 датасы күзәтелә.

Халидә Габидуллина 14 санына кагылышлы фаразын әйтте: «Ул 1995 елның 14 июнендә вафат була, бер ел элек Балтач районындагы музейга язган җавап хаты сакланган, шигырь һәм мәкаләләренең күбесе дә шул дата белән билгеләнгән. Хатыны Лилия ханым да 14 июль көнне үлеп китте», — ди ул.

Авыл халкы язучыны ничек искә ала?

Халидә Габидуллина Мөхәммәт Мәһдиев биографиясен һәм авыл тарихын яттан сөйли. «Мөхәммәт абый иҗаты белән кызыксынучы һәм музейда эшли алырлык кеше бармы авылда?» — дип сорадым. Кызганыч, тискәре җавап ишеттем.

Мөхәммәт Мәһдиев халыкта язучы буларак билгеле, тик аның икенче ягы күләгәдә кала. «Хәзерге заман матбугатында аның галимлек эше яктыртылмый, өстәвенә, ул укытучы һәм тәнкыйтьче дә булган», — ди музей мөдире.

Күренекле язучының авылдашларыннан да аның турында сораштым. Башта гөрләтеп ремонт ясаган Вәли карт оныгы Фәрит Вәлиев янына кердем.

«Торналар төшкән җирдә» әсәрен генә хәтерлим, эш күп, әсәр укырга вакыт та юк. Аның бу авылдан чыгуы белән бик горурланам. Ул булмаса, әйбәт юлдан йөри алмас идек. Мөхәммәт абый минем әтине укыткан. Хәзер Вәли карт нигезен саклап калу өчен тырышам», — диде ул елмаеп.

Кибет янына туктадык. «Торналар төшкән җирдә», «Бәхилләшү» әсәрләрен беләм. Авылда асфальт юллар булганы өчен аңа бик рәхмәтлебез. Әсәрдәге Зөлфия апа әтинең сеңлесе иде, без күршеләр булдык», — диде кибетче Гөлнара Зиннәтова

Кибет янына яшь егет килеп туктады. Ул Сикертән авылы егете булып чыкты: «Торналар төшкән җирдә», Кеше китә — җыры кала» әсәрләрен беләм. Безнең авыл исеме дә аның әсәрләрендә чагыла. Мөхәммәт Мәһдиев йорты каршында безнең бабай яши иде, җәйләрен гел шунда булдык», — диде Ядкәр Идиятов.

Источник

Мәһдиев Мөхәммәт Сөнгат улы

Язучы, әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты (1964), Татарстанның халык язучысы (1993)

мхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарча

Эчтәлек

Биографиясе

1930 елның 1 декабре, Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылы – 1995 елның 12 июне, Казан. Туган авылында җирләнә.

Мулла гаиләсеннән. 1930 еллар башында гаиләләре репрессиягә дучар була һәм өйләреннән куып чыгарыла. Әтисе НКВД лагерьларында һәлак була.

М.Мәһдиев Казан педагогика институтын тәмамлый (1959). 1954–1959 елларда Арча районы мәктәпләрендә татар әдәбияты һәм тарих фәннәрен укыта.

1960 елдан Казан университетында, 1963–1991 елларда татар әдәбияты кафедра доценты.

Фәнни иҗаты

М.Мәһдиевнең фәнни эзләнүләренең төп юнәлеше – 1920 еллар башындагы иҗтимагый-мәдәни мохит.

1960 елларда М.Мәһдиев вакытлы матбугатта татар халкының рухи мирасына, 1920 еллар татар әдәбиятының күренекле вәкилләренә (Г.Сәгъди, Г.Рәхим, Г.Гали, Г.Нигъмәти, Ф.Сәйфи-Казанлы) багышланган мәкаләләр бастыра, 1967–1970 елларда «Галия» һәм «Буби» мәдрәсәләре, татар мәгърифәтчеләре бертуган Гобәйдулла һәм Габдулла Бубилар, Р.Фәхретдин, З.Камали, Г.Баруди, Ф.Кәрими турында язып чыга.

1960 елларда М.Мәһдиев татар укучысына С.Рахманколый исемен кайтара: хикәяләрен туплап «Мәлиха куаклыгы» (1979) җыентыгын басмага әзерли.

М.Мәһдиев шулай ук Ф.Агиев, Ф.Әмирхан, М.Гафури, Ә.Хәсәни һәм башкаларның тормышы һәм иҗаты турында мәкаләләр, «Халык иҗаты әсәрләрен системалы итеп тикшерү тәҗрибәсе» (1982, автордаш), «Әдәбият һәм чынбарлык» (1987), «Реализмга таба: XX йөз башы татар әдәбиятында чынбарлыкның чагылышы мәсьәләләре» (1989), «Талантның социаль тамырлары: яңа революцион күтәрелеш һәм беренче империалистик сугыш еллары татар әдәбияты тарихыннан» («Социальные корни таланта: из истории татарской литературы в годы нового революционного подъема и первой империалистической войны», 1990) монографияләре авторы.

Әдәби иҗаты

М.Мәһдиев «Без – кырык беренче ел балалары» («Казан утлары» журналы, 1968, №5; рус теленә тәрҗемәсе «Мальчишки сорок первого», 1974) исемле беренче повесте белән үк үзен үзенчәлекле иҗат стиле булган язучы итеп таныта.

Аңа лиризм, нечкә юмор, үзенчәлекле тел-бизәкләү чаралары хас. Гадәти булмаган сюжет корылышы, үзәк урынны алып торучы лейтмотивлар әсәрләренең төзелешенә дә үзгәлек бирә.

«Кеше китә – җыры кала» (1979) повесте геройлары – авыл кешеләре, вакыйгалар Бөек Ватан сугышы чорында бара. Тылдагы фидакарь хезмәт һәм яу кырындагы батырлыклар, кайгы һәм шатлык, хыянәт һәм ныклык кебек кыйммәтләрне күрсәтеп, автор әсәр геройларының берсеннән төп фикерне әйттерә: «Туган ил өчен мондый авыр вакытларда йомшаклык күрсәтү ярамый, кеше булып, ир булып калырга кирәк. Шул чакта нәсел-нәсәбең, туган җирең, туган авылың да исән-сау булыр».

М.Мәһдиевнең «Фронтовиклар» (1973; русчага тәрҗемәсе «Большая земля под крылом», Мәскәү, 1974), «Каз канатлары» (1975), «Мәңгелек яз» (1982) романнары, «Ут чәчәге» (1980) повесте татар әдәбиятында үзенчәлекле урын алып тора.

Әдәби тәнкыйть Мәһдиевне «туган як җырчысы» дип атый, язучы авыл, аның кешеләре турында аеруча җылы итеп, яратып яза, аларның җитешсезлекләрен, кимчелекләрен дә читләтеп үтми, кайчак көлеп тә ала.

Еллар үтү белән, язучының иҗат стиле бераз үзгәрә. Юмордан тыш, әсәрләрендә ачы сатирик штрихлар да күренә башлый, лиризм – хискә бирелү, сагыш белән беррәттән үткәннәрне сагыну да көчәя. М.Мәһдиев иҗатында «үз» күңел дөньясы гәүдәләнеше сыйфатында үткәннәр тора, язучы һәм аның геройлары гына түгел, халык та үзенә шуннан көч ала, терәк таба.

«Торналар төшкән җирдә» (1983) повестенда һәм «Бәхилләшү» (1990) романында үткәннәр мотивына инвариант булып, кешеләрнең бу дөньядан мәңгегә китү, гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр, көнкүреш детальләренең юкка чыга баруы мотивлары кебек мәңгелек кыйммәтләр тора.

М.Мәһдиевнең 1980 еллардагы актуаль сәяси һәм иҗтимагый-көнкүреш проблемаларын чагылдырган «Тынгысыз өч көн» исемле бердәнбер пьесасы 1983 елда Татар драма һәм комедия театры сәхнәсендә куела.

Чит илләргә сәяхәте тәэсирендә дөнья күргән «Җир йөзендә алты кыйтга» әсәре (1992) юлъязма жанрында язылган; чит илдәге тормышны үзенеке белән чагыштырып, әдип үз халкының рухи кыйммәтләренең мәгънәсен эзли.

Гомеренең соңгы елларында М.Мәһдиев «Ачы тәҗрибә» (1993) исеме куеп мемуарлар яза, ләкин беренче китабын гына чыгарып өлгерә.

Аның әсәрләре күп тапкырлар басылып чыга, күбесе рус теленә тәрҗемә ителә.

Бүләкләре

1990 елда М.Мәһдиевкә «Бәхилләшү» романы һәм «Торналар төшкән җирдә» повесте өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.

Истәлеге

2000 елда Гөберчәк авылында язучының музее ачыла.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр: 3 томда. Казан, 1995–1996.

Әдәбият

Мөхәммәдиев Р. Гадиләр, гадәтиләр // Якутлар табыладыр вакыт белән. Казан, 1983.

Миңнуллин Ф. Яшьлекне сагыну // Балта явызлар кулында. Казан, 1994.

М.Мәһдиев: язучы турында замандашлары. Казан, 2004.

Источник

Магдеев Мухаммет Сунгатович

Писатель, литературовед, кандидат филологических наук (1964), народный писатель РТ (1993)

мхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарча

Содержание

Биография

1 декабря 1930 г., деревня Губурчак, ныне село Губурчак, Арского района РТ – 12 июня 1995 г., Казань. Похоронен в родном селе.

Сын священнослужителя. В начале 1930-х гг. семья подверглась раскулачиванию и выселению из собственного дома. Отец погиб в лагерях НКВД.

М.Магдеев окончил Казанский педагогический институт (1959).

В 1954–1959 гг. преподавал татарскую литературу и историю в средних школах Арского района РТ.

С 1960 г. в Казанском университете, доцент кафедры татарской литературы (1963–1991).

Научное творчество

Основное направление научного исследования М.Магдеева – социокультурная атмосфера начала ХХ в.

В 1960-е гг. выступал в периодической печати с проблемными статьями о духовном наследии татарского народа и деятелях татарской литературы начала ХХ в. (Г.Саади, Г.Рахим, Г.Гали, Г.Нигмати, Ф.Сайфи-Казанлы), в 1967–1970 гг. опубликовал материалы о медресе «Галия» и «Буби», о татарских просветителях: братьях Буби, Р.Фахретдине, З.Камали, Г.Баруди, Ф.Карими.

В 1960-е гг. М.Магдеев «открыл» татарскому читателю С.Рахманкулыя, подготовив к печати сборник его рассказов «Мәлиха куаклыгы» («Роща Малихи», 1979 г.).

Автор книг и статей о жизни и творчестве Ф.Агиева, Ф.Амирхана, М.Гафури, А.Хасани и др., монографий «Халык иҗаты әсәрләрен система итеп тикшерү тәҗрибәсе» («Опыт системного анализа фольклорных жанров», 1982, соавтор), «Әдәбият һәм чынбарлык» («Литература и действительность», 1987), «Реализмга таба: XX йөз башы татар әдәбиятында чынбарлыкның чагылышы мәсьәләләре» («Путь к реализму: вопросы отражения действительности в татарской литературе начала XX века», 1989), «Социальные корни таланта: из истории татарской литературы в годы нового революционного подъема и первой империалистической войны» (1990).

Литературное творчество

Уже в первой повести М.Магдеева «Без – кырык беренче ел балалары» («Мы – дети сорок первого года», опубликовано в журнале «Казан утлары», 1968) ярко проявились черты его художественного стиля: мягкий лиризм, тонкий, теплый юмор, особый словесный орнаментализм. Своеобразна структура произведения: редукция сюжета и ведущая роль лейтмотивов.

Герои повести «Кеше китә – җыры кала» («Человек уходит – песня остается», 1979) – жители татарской деревни, время действия – Великая Отечественная война. Показывая доблестный труд в тылу, героизм на полях сражений, горе и радость, предательство и стойкость, автор утверждает основную идею, высказанную устами одного из героев: «В тяжелые для Родины времена нельзя допускать слабость, нужно оставаться человеком, мужчиной. Тогда будет жив род, деревня, родная земля».

Заметным явлением в татарской литературе стали роман «Фронтовиклар» («Фронтовики», 1973; русский перевод «Большая земля под крылом», М., 1974), повесть «Каз канатлары» («Летят гуси», 1975), романы «Ут чәчәге» («Горицвет», 1980) и «Мәңгелек яз» («Вечная весна», 1982). «

Певец родного края», как назвала его критика, М.Магдеев с исключительной теплотой и любовью пишет о деревне и ее людях, не скрывает их слабостей и недостатков, иногда и подсмеивается над ними.

С годами творческая манера писателя несколько меняется. Помимо юмора появляются и едкие сатирические штрихи, наряду с лиризмом – сентиментализм и грусть, усиливается ощущение тоски по прошедшему. Воплощением «своего» мира в творчестве М.Магдеева выступает прошлое, в котором писатель и его герои находят опору – не только для себя, но и для народа.

В повестях «Торналар төшкән җирдә» («Там, где гнездятся журавли», 1983), «Бәхилләшү» («Прощание», 1990) мотив прошлого выступает инвариантом по отношению к непреходящим ценностям, ему сопутствует мотив ухода – людей, традиций, праздников, бытовых деталей и др.

Актуальным политическим и общественно-бытовым проблемам 1980-х гг. посвящена пьеса «Борчулы өч көн» («Три беспокойных дня», 1983), поставленная в Татарском театре драмы и комедии.

Впечатления от зарубежных поездок отразились в жанре путевых записей («Җир йөзендә алты кыйтга» – «На земле шесть материков», 1992); сопоставляя чужую жизнь со своей, писатель анализирует и осмысливает духовные ценности своего народа.

В последние годы жизни М.Магдеев работал над мемуарами («Ачы тәҗрибә» – «Горький опыт», 1993), успел опубликовать только первую книгу.

Произведения писателя неоднократно переиздавались, многие переведены на русский язык.

Награды

В 1990 г. за повести «Прощание» и «Там, где гнездятся журавли» М.Магдеев удостоен Государственной премии РТ им. Г.Тукая.

Источник

«Казан арты» музее

Мөхәммәт Мәһдиев музее бинасы

Мөхәммәт Мәһдиев музее бинасы – 1996 елда төзелеп, 2000 елның 6 июлендә рәсми рәвештә ачылды. Музей экспозициясе өч залга урнаштырылган. Фондында әдипнең шәхси әйберләре, иҗади мирасы, фоторәсемнәре саклана. Мәһдиевнең язган хатлары, китаплары, язу машинкасы, агач чемоданы бар. Мөхәммәт аганың әтисенең тормыш юлы, әнисенә кагылышлы әйберләр, әсәрләрендәге герой-прототиплары турында да мәгълүмат саклана. 2016 елда музейның агач бинасы калай белән тышланды.

Әдәбият: Габидуллина Х. Торналар моңы тарта микән?! // Татарстан яшьләре. – 2018. – 15 февраль.

мхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарчамхммт мдиев биография татарча. Смотреть фото мхммт мдиев биография татарча. Смотреть картинку мхммт мдиев биография татарча. Картинка про мхммт мдиев биография татарча. Фото мхммт мдиев биография татарча

Copyright © 2015-2019 МБУ АИЭМ «Казан арты». All Rights Reserved.

Источник

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *