нурзадэ биография когда родилась
Нурзадә: «Гаиләм булса, бу хәсрәтне җиңелрәк кабул итәр идем»
Соңгы берничә елда җырчы Нурзадә тормышында шатлыклы мизгелләре дә, кайгы-хәсрәте дә җитәрлек булды.
Күптән көткәннән, шактый тырышканнан соң, Казан янындагы Көек бистәсендә үз куышын булдырды ул. Тик әлеге куанычлы вакыйганың чын тәмен генә татый алмады, чөнки иң газиз кешесен – әнисен югалтты. Шуңа күрә редакциябезгә әңгәмәгә килгәч тә, кайсы гына сорауга җавап бирә башласа да, җеп очы үзеннән-үзе газиз кешесенә – әнисенә барып ялганды.
– Нурзадә, ике ел элек филармониядәге концертыңа әзерләнеп йөргәндә, бик зур югалту кичердең. Күңелең тулы хәсрәт булса да, тамашачы алдында сынмыйча-сынатмыйча, концертыңны куеп чыгар өчен кайлардан көч алдың?
– Мондый кайгы һәр гаиләнең дә ишеген әнә шулай һич көтмәгәндә кага торгандыр инде. Әни дә авырмады түгел авырды. Ләкин хәленең шулай бер яхшырып, бер начарланып китүенә ияләнгән дә кебек идек инде. Ул үзе дә, урын өстендә булуына карамастан, концертка барыр өчен ничек тә аякка басарга кирәк, дип йөрде. Ләкин үзе сценариен язган концертны гына тамаша кыла алмый калды. Шушы хәл килеп чыккач, концертны куяргамы-юкмы икән дип, ике ут арасында бәргәләндем, чөнки нибары ун көн генә үткән иде. Ләкин әти: «Кызым, анаң риза булмас иде», – дигәч, бар көчемне туплап, сәхнәгә чыгарга булдым. Шулкадәр зур тырышлык куеп әзерләнгән концерт иде бит ул. Чыктым мин ул көнне сәхнәгә. Ләкин гәүдәм шунда булса да, үз-үземне бөтенләй белештермәс, аңламас дәрәҗәдә идем. Ул программаны ничек эшләп чыкканымны хәтерләмим дә. Мине, сәхнә артыннан кулымнан тотып: «Син моны эшләргә тиеш», – дип чыгарып җибәрделәр. Алдагы рәтләрдә әти белән туганнар утыра иде. Әтигә бөтенләй карамадым. Туганнарымны да алдан ук: «Мин сәхнәгә чыккач, зинһар, елый күрмәгез, чөнки сезне күреп җырлый алмаска да мөмкинмен», – дидем. Бик авыр булды, әлбәттә. Бүгенгә кадәр шушы концертның язмасын да карый алганым юк, чөнки мин аны карарга куркам.
– Шушы вакыйгалардан соң иҗатың да бераз сүлпәнәйде, җырлар иҗат итүдән дә туктап тордың дип беләм.
– Әйе, тукталды. Җырлар язмый да, яздырмый да башладым. Шуны аңладым: кешегә депрессиягә китәргә бик тиз икән. Гаиләле кеше гаиләсеннән, балаларыннан юаныч таба, көндәлек мәшәкатьләр белән онытылып тора. Ә хәзер мин өйгә кайтам да шушы кайгым белән япа-ялгызым калам. Дөрес, дусларыма, коллегаларыма зур рәхмәт. Алар миңа ялгызлыкта озак калырга ирек бирмәделәр. Казан программасын, әни истәлегенә дип, авылыма кайтып куйдык. Казанда катнашкан барлык артистлар да кайтты. Рәхмәт аларга. Кызганыч, мин бу концерт программасын башка шәһәр, авылларга алып чыга алмадым, чөнки ул вакытларда мин үземне канатсыз кош итеп хис иттем. Аннан соң Винарис Ильегеткә рәхмәт әйтәсем килә. Ул мине «Йолдызлы хит-парад» проектына дәшеп, концертлар белән йөрдек. Шуңа күрә өч аем җиңелрәк узып китте.
– Һәм, ниһаять, быел син Казан тамашачысын кабаттан концертыңа чакырасың.
– Узган ел концерт көне алынган булса да, үземдә көч таба алмадым. Шуңа күрә быел үземне кулга алып, «Мең дә бер. » дип исемләнгән яңа концерт программасын эшлибез. Ул 19 ноябрьдә Кәрим Тинчурин театрында булачак. Бик күп иҗатташ дусларым киләчәк. Эшләмичә дә булмый. Алга таба барырга, яшәргә кирәк бит. Миңа хәзер концерт программасын эшләү бик авыр, чөнки янымда киңәш бирердәй кешем юк. Әни эш буенча да, тормыш буенча да киңәшләшә торган бердәнбер кешем иде. Сорауларым да күп җыелды, ләкин аларга җавап бирергә әни генә юк. Авылга кайту да бик авыр, чөнки һәр нәрсә әнине искә төшерә. Әти янына Ханты-Мансийскидагы энекәшем кайтты. Песием Мәркәзетдинем шунда. Әтигә дә бик авыр. Алар әни белән 40 ел бергә яшәгәннәр иде бит. Әни авыргач та, әти аның өчен бөтен эшне эшли иде. Камырын да баса, өйне дә җыя, керен дә юа иде. Әнине дә бик нык тәрбияләде. Соңгы елларда әни өйдән кала башка җиргә арбада гына чыгып йөрде. Шулай булса да, алар әти белән урманга да баралар, чишмәгә дә төшәләр иде.
– Нурзадә, якын кешеңә әйтелми калган серләрең, үти алмаган үкенечләрең калдымы?
– Калды. Алар көн саен искә төшеп тора. Мин бит башта Мәскәү районында фатир арендалап яшәдем. Ул бишенче катта булганга, менәргә авыр дип, әни соңгы елларда минем янга килә алмады. Концертлардан соң авылга кайтып китәләр иде. Концерт арты мәшәкатьләре белән кайнашып, шул вакытларда бергә төшкән бер фотобыз да калмаган икән. Бик үкенечле. Аннан соң яңа фатирны күрә алмыйча калды. Анысын әнигә менәргә уңайлы булсын дип, беренче каттан сайлаган идем. Насыйп булмады. Аннан соң шундый зур үкенечем калды. Ул миңа үзе китәсе җәйне берничә тапкыр: «Казанны үзгәргән, бик матур, дип әйтәләр. Казансу яр буйларын күрәсем килә. Кызым, алып барып күрсәт әле», – диде. Без бит гел ашыгабыз, чабабыз, дөнья куабыз. Шул яр буйларын әнигә күрсәтергә гел вакыт тимәде. Без, якын кешеләребез гел яшәр, дип уйлыйбыз бит. Алай түгел икән шул. Хәзер әнә шул Казансу яр буеннан бөтенләй уза алмыйм. Ерактан гына күрсәм дә, йөрәк кысыла да, күздән яшь ага башлый.
– Көндәлек эшләрне хәл иткәннән соң, яңа алган фатирыңа кайтып, ялгызың гына чәй эчәргә утыргач, терәк-таяныч булырдай гаиләм дә юк ичмасам, дип уйлаган чакларың бармы, Нурзадә?
– Бар, бар. Мин хәзер дә, алда нәрсә буласын беркем дә белми, дип әйтәм, чөнки минем ни иптәшем, ни балам юк. Моның өчен дә әни бик нык борчыла иде. «Кызым, ялгыз каласың инде», – дип гел әйтә торган иде. Нишлисең инде, шулай язылган булгач, берни дә эшләп булмый. Кайвакыт үземне упкын читендә генә йөргәндәй хис итәм. Әгәр гаиләм булса, бу хәсрәтне җиңелрәк кабул итәр идем. Кыз туганым да юк бит минем ичмасам. Әнинең ашларын уздырганда, бу аеруча да сизелде. Әле ярый туганнарым, әнинең дуслары булды ярдәм итәргә.
– Эшкә бик нык бирелгәнлектән, шәхси тормышыгызга вакыт калмый идеме әллә, Нурзадә?
– Юк, эш анда түгел. Мин бит башта болай ук эшләми идем. Ә хәзер инде курка да торганнардыр. Эш тә өй. Кайда танышасың инде? Ә интернеттан язган ир-атларны мин күбрәк артист буларак кына кызыксындырам.
– Нурзадә, киңәш сорардай бер кешем дә юк, дисең. Син элек тә, концертлар оештырырга администраторым юк, дип әйтә идең. Әле дә булса барысын да ялгызың гына алып барасыңмыни?
– Әйе шул. Ул минем өчен шулкадәрле авыр эш.
– Концерт администраторын табу шундый зур проблемамыни?
– Зур проблема. Эше күп аның. Администратор миңа билет белән афиша гына калдырыр өчен кирәкми. Әгәр ул күп эшләрне үзенә алса, лаеклы хезмәт хакын да түләргә кызганмас идем. Шул сәбәпле мин гастрольләр белән дә теләгән кадәрле шөгыльләнә алмыйм. Күп җирләргә чакыралар югыйсә. Мине тагын бөтен әйбернең дә акчага әйләнеп калуы борчый. Бер-ике ел элек кенә дә болай түгел иде әле.
– Китаплар укырга яратуыңны да беләм. Соңгы елларда кемнәрнең иҗатларын аеруча яратып укыйсың?
– Мин укыйм, тик әсәрнең исемен истә калдырмыйм. (Көлә. – Авт.) Пьесалар, тарихи романнар укырга бик яратам. Соңгы вакытта Айгөл Әхмәтгалиеваның пьесалар китабын укыдым. Шулай ук кабаттан Фәүзия апа Бәйрәмова, Мөсәгыйт Хәбибуллин романнарын укып чыктым. Шушы көннәрдә генә Фәүзия апа Бәйрәмованың «Казан утлары» журналында басылган «Гөләйза» дигән өр-яңа әсәрен алып кайттым әле.
– Нурзадә, администраторың булмауны, концерт оештырганда һәммәсен дә үзеңә хәл итәргә туры килүне уйлаганда, эстрададан бөтенләйгә китү теләге туганы юкмы?
– Авырлыклар бар анысы, ләкин барысын да калдырып, бөтенләй башка юлдан китүне дә күз алдыма китермим. Сольный концертлар куюдан тыш, ике телдә дә мәҗлесләр алып барам. Бу эштә дә гел үз өстемдә эшлим, һаман камилләшү ысулларын эзлим. Моннан тыш, башка артистларга клип сценарийларын язам. Тагын бер яңалыгым бар: Кариев театрында Илфат Камалиев 26 октябрьдә премьера тәкъдим итә. Мин, беренче тәҗрибә буларак, әлеге спектакльгә көйләр яздым. Булганы җитә, артыгы кирәкми дигәндәй. Хәләл көчем белән тапкан акчама ипотека түлим. Мин моңа кадәр бер кредит та алган кеше түгел идем бит. Фатир алгач та бик борчылдым. Ләкин бер дустым: «Нурзадә, син бу кадәрле бетеренмә әле. Алда нәрсә буласын кем белә? Үз җаеңа акрын гына түләп бар», – дигәч кенә тынычландым. Иң мөһиме: күңел тыныч булсын да, Ходай саулыктан аермасын. Ә калган барысы да хәл ителә торган мәсьәләләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нурислам Исмагилов умер
В Казани умер артист татарской эстрады Нурислам Исмагилов. Об этом на своей странице в Instagram рассказала писательница Айгуль Валиуллина-Гараева.
Нурислам Исмагилов — дата смерти
По ее словам, она сегодня, 9 ноября, позвонила артисту, однако трубку взял не он, а «какая-то женщина». Она и сообщила писательнице о смерти Нурислама. «У меня земля ушла из-под ног… Вчера только отправляла ему песню», — написала Валиуллина-Гараева.
Нурислам Исмагилов — причина смерти, от чего умер
В Казани умер известный татарский певец Нурислам Исмагилов. Об этом сообщила на своей страничке в Инстаграме писательница и друг певца Айгуль Валиуллина-Гараева.
«Когда сказали, не поверила. Позвонила Нурисламу… Трубку взяла какая-то женщина. Сообщила, что сегодня в пять утра он скончался. У меня земля ушла из-под ног… Вчера только отправляла ему песню. В Ватсапе отмечено, что прочитано. Кто же знал! Оказывается, он болел. Даже не спросила, как он себя чувствует», – сокрушается писательница.
«Мы все равно сделаем ваш творческий вечер успешным! Айгуль, я постараюсь помочь тебе провести творческий вечер в Казани », — сказал я мне на ухо. Ты ушел … Ты просишь печень, ты болишь своей душой … Ты ушел … А твои песни остались … Песни бессмертны. У вас была своя аудитория, люди, которые гордились вашей работой. Пусть Он благословит вас каждый раз, когда вы слушаете свои песни! Пусть светятся твои темные могилы, да будет твое место в раю! Что ж, мой творческий друг. Ну, Нурислам … Я не откажусь от своей молитвы … »
Нурислам Исмагилов — похороны
Прощание с певцом состоится 10 ноября в Пестречинском районе.
Нурислам Исмагилов — биография Википедия
Нурислам Исмагилов из города Казань, Россия.
Семейное положение – не женат.
Язык, которым владеет: Русский, Татарча.
Вуз: ТГГПУ (бывш. КГПУ), факультет физкультурного образования.
Работает в должности Преподаватель.
Главное в жизни для Нурислама – саморазвитие.
Больше всего в людях ценит саморазвитие.
Нурислам Исмагилов — личная жизнь, жена, семья
О личной жизни Нурислама Исмагилова пока ничего не известно.
Нурислам Исмагилов — песни
Нурисламны соңгы юлга озаттылар — гади булып яшәгән, гади генә китеп тә барды
Иртәнге унда Нурисламның (тумыштан бирелгән исеме буенча — Николай Аргаков, керәшен гаиләсендә туган) җәсәден табутка салып, хушлашулар залының уртасына куйдылар. Мәрхүмнең табуты янына хач куйдылар, анда җырчының сәхнәдәге исеме — «Нурислам» дип язылган иде. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга килгән кешеләр залга кереп-чыгып тордылар, Нурисламның улы, абыйсы һәм энесе янына килеп, кайгы уртаклаштылар.
Хушлашу чарасында утызлап кеше булгандыр. Мин анда эстрада артистларын күрмәдем. Сөйләшергә өлгергән берничә кеше дә җырчыларны күрмәгән. Нурислам белән хушлашырга теләгән һәркем залга кереп чыккач, унбиш минут эчендә мәрхүмне кара машина алып китте.
Нурисламны соңгы юлга озату ялкынлы чыгышларсыз, гади, пафоссыз гына узды. Элеккеге хезмәттәшләре әйтүе буенча, ул тормышта үзе дә бик гади кеше булган. Мин кыска вакыт эчендә берничә кеше белән сөйләшергә өлгереп калдым.
«Тулай торакның тәрәзә төбендә гитарада уйнарга өйрәнеп утырган мизгелләрне бүгенгедәй хәтерлим»
Казан педагогика институтының спорт факультетында Нурислам белән бергә укыган Рөстәм Сагиров группадашы турында якты истәлекләре белән бүлеште.
— Нурислам бик җитез, күңелле малай иде. Тулай торакның тәрәзә төбендә гитарада уйнарга өйрәнеп утырган мизгелләрне бүгенгедәй хәтерлим. Башта, барып чыкмаса да, көй чыгарам дип шактый азапланды инде. Тырыша торгач, тәки гитарада уйнарга өйрәнде. Студент елларында ук ул бик матур җырлый иде. Нурислам яшь вакыттагыча күңелле, яхшы кеше булып истә калды.
Безнең группадаш, Нурисламның иң якын дусты Әнәс Хәлилов иптәшен озатырга Мәскәүдән кайтып өлгерә алмады. Ул сәгать бердә генә Казанда булам диде. Дустын озатырга аның җитешә алмавы үкенечле булды инде. Әнәс Нурисламның бөтен серләрен белә иде, — диде Рөстәм Сагиров.
Рөстәм Сагировның сүзләренә аларның тагын бер группадашлары Мансур Садыйков та кушылды.
— Казанда югары белем алганнан соң, мин гомер буе Себердә яшәдем. Өч ел элек кенә Татарстанга әйләнеп кайттым. Чит якларда торганда да Нурисламның җырларын яратып тыңладым. Соңгы тапкыр Нурислам белән группадашлар очрашуында Яльчик аланында күрешкән идем. Ул вакытта бик озак рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Телефоннан даими аралашып тордык. Ул минем өчен бик якын иде. Нурислам һәрвакыт яхшы кәефле, оптимист булды. Беркайчан да кешегә тавыш күтәрмәде, — диде Мансур Садыйков.
«Музыкага сәләте мәктәптә үк бар иде»
Озату чарасында Нурисламның яңадан бер группадашы һәм классташы Газиз Шәкүровны очраттым.
— Нурислам Питрәч районы чигендә туып үсте, ә мин — Теләче районы чигендә. Без 9-10 сыйныфларны бергә укыдык. Спортка да бергә кереп киттек. Мәктәптә бөтен спорт уеннарында да катнаша идек, ләкин без йөгерү һәм чаңгы ярышларында бик нык алдырдык. Мәктәпне тәмамлагач, икәү бергәләп спортфакка килдек. Казанда да бергә укыдык.
Яшь чаклар, матур чаклар Нурислам белән узды инде. Бик ярдәмчел, үз көченә ышанып, башкаларга таянмыйча яшәүче иде ул. Бөтен эштә дә, спортта да бик булдыра иде. Югары уку йортын тәмамлагач, барыбыз да мәктәпләргә таралыштык. Мәктәптә дә Нурислам үзен яхшы яктан күрсәтте. Аннары Казанның Ветеринария институтына физкультура укытырга килде. Анда да зур уңышларга иреште. Музыкага сәләте мәктәптә үк бар иде. Ул мәктәп сәхнәсенә еш менә иде, тамашачылар бик яратып каршы алалар иде. Олыгая төшкәч шул һөнәрен тагын искә төшереп, яңадан сәхнәгә менде, — диде Газиз Шәкүров.
«Андагы энергия беркайчан да бетмәс кебек тоелды»
Дустын озатырга Ветеринария институтында бергә эшләгән хезмәттәше Фәрит Кәлимуллин да килгән иде. Ул Нурислам белән танышкан вакытында Ветеринария институтының аспиранты, соңрак бераз физиология укытучысы булып эшләгән. Нурислам ул вакытта институтта физкультура укыткан. Соңгы утыз елда бергә эшләмәгән булсалар да, аралашып торганнар.
— Заманында Нурислам бөтен әйбергә янып тора торган яшь укытучы иде. Җитешмәгән эше булмады. Шулкадәр энергияле кеше булуына мин соклана идем. Андагы энергия беркайчан да бетмәс кебек тоелды миңа. Берәр эше килеп чыкмаса, стадионга чыгып, йөгереп керә иде. Ул шулай ачуын баскандыр инде. Ул һәрвакыт позитив һәм беркатлы булды. Нурислам бөтен нәрсәгә ышанды. Ул бик чиста кеше булган инде. Андыйлар тормышта сирәк очрый.
Нурислам кебек рәхәтләнеп көлгән башка кешене белмим мин. Аның көлүендә дә эчкерсезлек ярылып торды.
Беренче фатирын алгач ничек сөенгәнен белсәгез иде! Бервакыт «Балкон тәрәзәләрен ясарга булыш әле», — дип, минем янга килде. Мин аны институт остаханәсенең хуҗасы янына алып бардым. Балта остасы Нурисламга тәрәзә ясап бирү урынына, эш серенә өйрәткән. Шулай итеп, балкон тәрәзәсен Нурислам үзе ясады. Күршесе аның осталыгын күреп, үзенә дә Нурисламнан тәрәзә ясаттырган. Шуннан соң, параллель хезмәте белән ул үзенә йорт салып чыкты.
Нурисламның җырчы булып китүе ташып торган позитив энергияне тышка чыгарырга кирәк булганлыктан дип уйлыйм. Гаҗәеп кеше иде ул.
Кичә кайгылы хәбәрне ишеттем дә, дустымны озатырга килмичә булдыра алмадым. Без соңгы кырык ел буе аның белән аралашып тордык, — диде Фәрит Кәлимуллин.
«Нурислам чаңгы спорты буенча спорт мастеры булды»
Нурислам турында аның элеккеге хезмәттәше Рафис Миңнебаев та уртаклашты.
— Нурислам Ветеринария институтында физкультура укытканда мин зоология кафедрасында эшләдем. Мин хәзер дә шунда хезмәт куям, ә Нурислам 15-20 ел элек, үз эшен башлап, эшеннән китте. Аннан киткәненә шактый вакыт узса да, элеккеге хезмәттәшләре Нурисламны хөрмәт итте. Бездән бертөркем хезмәткәрләр бүген зиратка барырга җыеналар.
Нурислам чаңгы спорты буенча спорт мастеры булды. Спортта бу исем зур дәрәҗә инде. Нурислам беркайчан да аның белән масаеп йөрмәде, гомере буе гади булды. Ул яшь чагында бик чибәр иде. Ярты институт аңа гашыйк булса, яртысы — аннан көнләште. Нурислам бик ачык кеше булып истә калачак, — диде Рафис Миңнебаев.
Нурисламны бүген туган җире — Питрәч районы Кәвәл авылы зиратында җирләделәр.
Җырчы Нурисламның улы: «Әти йорты белән саубуллашырга чыгып, ишегалдында җан бирде»
Нурислам — татар эстрадасына шактый соң килеп кергән шәхес. «Зәңгәр күзле кызны сагынам» җыры белән танылып киткән иде дип хәтерлим. Ходайдан үзенә искиткеч моң, күкрәп чыга торган тавыш бүләк ителсә дә, Нурислам сәхнә йолдызы булырга, артык популярлашырга омтылмады. Аның үзен тулысынча сәнгатькә багышламавына, бәлки, ялгыз гына эшләргә яратуы да йогынты ясагандыр. Әлеге фикерне мәрхүмнең улы Артур Аргаков та җиткерде.
Артур Аргаков: «Әти җырлаганда елап та җибәрә ала иде»
Әти иҗатка җаны-тәне белән бирелгән кеше иде, — диде ул. — Әмма иҗат белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнү өчен режиссерлар белән эшләргә, төркем булдырырга кирәк. Әти һәрвакыт эшне үзе генә башкарырга яратты. Җырлау аны иһамландырды, аңа көч-дәрт өстәде, әмма әти җыр сәнгатен беркайчан да акча эшләү нияте белән кулланмады. Мин хәтта аның корпоративларда җырлаудан баш тарткан вакытларын да хәтерлим.
Фонограммага җырлаучылар, җырлый белмәгән килеш сәхнәгә чыгучылар, ясалмалылык әтинең җенен чыгара иде. Сәхнәгә менеп үзең җырлау, үзеңнең тавышыңны, хис-кичерешләреңне тамашачыңа җиткерү — менә шул аның төп максаты булды. Әти бик хисле, нечкә күңелле кеше булды. Күңелгә үтә торган җырлар башкарганда, елап та җибәрә ала иде. Гел яңа җырлар яздырып торды. Бүгенге көндә дә яздыра башлап, тәмамланмаган ике җыры калган.
Нурислам улы Артур, бергә торган якын кешесе Алсуның күз алдында вафат булган. Артур «Интертат»ка әтисенең соңгы минутлары турында сөйләде.
Әтием соңгы айларда үзен начар хис итә иде. Даими кан басымы уйнап торды, йөрәге дә үзен сиздерде. Күпме үгетләп тә, табибларга барырга күндерә алмадык үзен. Әти гомер буе спорт белән шөгыльләнде, сәламәт яшәү рәвеше алып барды. Чирен артык җитди итеп кабул итмичә, үтәр дип уйладымы икән.
Кичә хәле начарлангач, ашыгыч ярдәм чакырттык. Беренче килүләрендә барырга ризалаткан да идек үзен, табиблар алып китмәде. Хәле авырайгач, төнге икедә тагын номерларын җыйдык. Ашыгыч ярдәм табиблары кан басымы күтәрелү өстенә, йөрәге белән дә проблемалар башлануы турында әйтте. Бу юлы инде әти үзе хастаханәгә барудан катгый рәвештә баш тартты.
Иртәнге биш тулып килгәндә торып, өй янына чыгып әйләнде. Аның чыкканын ишетеп, тәрәзәдән карадым. Шул мизгелдә әти егыла башлады. Мин чабып чыкканда пульсы юк иде инде. Ашыгыч ярдәм 10-12 минут эчендә килеп җитте. Электрошокер белән дә кире бу дөньяга кайтарырга тырышып карадылар, әмма барысы да файдасыз… Әти йорты белән соңгы тапкыр саубуллашырга дип чыккан икән…
Йөрәк-кан тамыры авырулары нәселебездә бар. Үз вакытында минем бабай, әтинең әтисе дә шул йөрәк белән китеп барды, — ди Артур.
Нурислам гаиләсеннән Артурга 13 яшь вакытта аерылса да, балалары белән җылы мөнәсәбәтен саклап калган. Улы буй җиткәч, үзенең Дәрвишләр бистәсендәге җирен икегә бүлеп, янәшәсендә генә аңа да йорт җиткерергә булышкан. Артур белән күрше булып яшәгәннәр. Улы сүзләренчә, әтисе ялгыз булмаган, соңгы вакытта Алсу исемле ханым белән тормыш иткән.
Әтием бик актив, позитив кеше иде. Аның бик җиңел кеше булуын да әйтергә кирәктер. Кайвакыт мин аңа ниндидер планнарым турында әйтергә куркып тора идем. Аңа әйтсәң, ул бик озак уйларга кирәк булган карарны шул минутында ук кабул итәргә, аны тормышка ашыру өчен берәр нәрсә эшли башларга да мөмкин.
Бик гади, гадел, принципиаль, үз кагыйдәләреннән тайчынмый торган кеше иде. Үземнең һәрвакыт әтигә таяна алуым турында белеп яшәдем.
Минем улым Раязны бик яратты. Өчебез бергә төшкән фотобызны да җибәрермен әле сезгә. Раяз белән әти арасында аерым бер мәхәббәт иде, — дип сөйләде Артур.
Алсу: «Хастаханәгә барырга күндерә алмадык»
Якын кешесе Алсу белән Нурислам соңгы вакытта бергә яшәгән. Алар сату өлкәсендә эшләгән вакытта танышканнар. Алсу да Нурисламны хастаханәгә барырга һич кенә дә ризалата алмавы турында үкенеп сөйләде.
— Соңгы вакытта гел кан басымы югары булды, төшмәде. Шуның белән китеп тә барды… Хастаханәгә бару турында ишетәсе дә килмәде аның. Ашыгыч ярдәмне соңгы тапкыр чакыртканда киткән булса, бәлки ярдәм дә итә алган булырлар иде, — диде ул.
Чулпан Әхмәтҗанова: «Музыка өлкәсендә эзен калдырып өлгерде»
Җырчы Чулпан Әхмәтҗанова — Нурисламның бик озак еллар бергә эшләгән якын дусты.
Безнең Нурислам белән танышуыбыз да бик кызыклы гына килеп чыкты. Ул мине ниндирәк җырлар башкара, үзен сәхнәдә ничек тота дип, ярты еллап Вконтакте сәхифәсендә күзәтеп килгән. Соңыннан Гөлүсә апа Шаһбан аша: «Чулпанга язсам, ничегрәк булыр икән?» — дип сораган. Мин ризалык биргәч, үзенең җырларын җибәрде. Үзенең үзешчән артист икәнен әйтеп, минем белән концертлар оештырырга теләвен җиткерде.
Шуннан соң без аны белән бик озак вакытлар, бер тапкыр да күрешмәгән килеш интернет аша аралашып тордык. Безнең беренче танышуыбыз беренче уртак концертыбызны куйган көнне булды. Ул мине килеп алды һәм без Сабада бер-бер артлы ике концерт күрсәттек.
Аның миңа кадәр эшләгән дуэтлары бар иде инде. Әмма мин Нурислам өчен барысына караганда да уңайлырак булганмындыр. Без аның белән бик тиз уртак тел таптык. Безнең бөтен нәрсәгә дә карашыбыз бер төрле булды дип әйтә алмыйм. Концертларда кызып киткән вакытлар да булгалады. Әмма ул барыбер ситуацияне уңай якка борырга тырышты. Мине дә тыңлый, үзенең теләкләрен дә әйтә иде.
Концертларыбызда башта кеше артык күп булмаса да, соңрак үз тамашачыбызны таптык. Ул безнең һәр уңышыбызга бала кебек сөенә иде.
Нурислам турында миңа әллә ниләр килеп сөйләүчеләр булды. Халыкның кешене белмәгән килеш аның турында теләсә нәрсә сөйләүләренә мин хәзер дә шаккатам. Бу хәл мине гел аптырашта калдыра иде. Ул яктан миңа ирем бик нык терәк булды.
«Син үзең дә сәхнә кешесе. Артистлар турында кем нәрсә сөйләмәс. Иң беренче чиратта, күңелеңә ышан. Әйбәт кеше икәнлеген беләсең икән, бернигә дә карамыйча эшләвеңне дәвам ит», — диде ирем.
Нурислам профессональ җырчы түгел иде. Әмма минем аның ничек итеп җыр сайлаганын карап торганым булды. Ул җырны җентекләп тыңлый, сеңдерә, текстның эчтәлегенә игътибар итә. Ул әлеге сыйфатлары белән кайбер профессионаллардан да югарырак тора иде. Профессионал булмаган килеш, иҗатка чын профессионалларча мөнәсәбәт иде аның.
Сез аның фанатларының ничек күп булуын күрсәгез икән! Аеруча хатын-кызлар аны нык ярата иде. Чөнки аның кадәр бирелеп җырлаган җырчылар бездә күп түгел.
Ул музыка өлкәсенә яшьли килмәсә дә, үз эзен калдырып өлгерде. Һәнәре буенча чын җырчы булмаса да, үзеннән соң бик саллы, мәгънәле җырлар калдырып китте. Аның репертуарында бер генә тозсыз, ертык җыр да юк.
Нурисламның җырларында ялгызлык сизелә иде, Чулпан. Ниндидер бер эчке сагыш. Ул күңел халәте белән ялгыз идеме?
Нурислам сөйләшергә ярата иде. Күрешкәндә, кайвакыт шалтыратып эч серләрен бушата ала иде. Мин аның сөйләгәннәрен беркайчан да беркемгә дә чыгармадым һәм ул шуны белеп, ачыла иде. Гаиләсеннән аерылуына күп еллар узса да, күңеленә бөтен яктан хуш килердәй кеше очратмагандыр дип аңладым. Эзли иде ул. Әмма таптым дип әйтә алмады.
Үлем хәбәрен кемнән ишеттегез?
Нурисламның үлем хәбәрен җырчыларның ватсап төркемендә укыдым. Нурисламның шәхси номерыннан шундый хәбәр килгәч, мин моны куркыныч, бик уңышсыз шаярту дип уйладым. Әле үзенә шалтыратмакчы да булдым. Аннары, алга таба карый башлагач, аның номерыннан үлгән вакытта янәшәсендә булган кеше язганы башыма барып җитте.
Ир кеше сәламәтлегеннән зарланырга яратмый. Кан басымы уйнаган вакытлары элек тә булгалады. Кайвакыт концертларга өч-дүрт сәгать кенә йоклап чыгып киткән вакытлары да була иде. Төнлә кире кайтканда мин аны йоклатмас өчен кырыена утырып сөйләштерә идем.
Соңгы вакытта бик күтәренке уйлар, яхшы кәеф белән йөрде. Шуңа да мин бу хәбәрне ишеткәч тә сүзсез калдым. Чөнки без бер атна элек кенә җыр яздырырга килешкән идек. Өлгермәдек…» — дип сөйләде Чулпан.
ИлГәрәй: «Кеше сүзен йөрәгенә бик якын ала иде»
Нурислам белән концертлардан соң бергә сөйләшеп утырган мизгелләребез аз булмады, — диде ИлГәрәй. — Соңгы тапкыр Җәүдәт абый Гыйльмановның концертында күрешкән идек. Бик эчкерсез итеп, гримеркада ике сәгать буе сөйләшеп утырдык. Күп еллар эстрада өлкәсендә эшләгән артист буларак, миннән киңәшләр сорады. Мин аңа үз стиле булуын әйтеп, шул юнәлештә алга барырга, бераз вокалга да басым ясарга куштым. Кем белгән бу аның белән соңгы аралашуыбыз буласын.
Үз сүзләренә караганда, Нурисламга: «Яшең олыгаеп беткәч, кем сәхнәгә чыга инде?» — дип әйтүчеләр күп булган. Без иҗат кешеләре барыбер барысын да күңелебезгә якын алабыз бит. Сәхнәдә җырлап йөрү бер дә җиңел эш түгел. Халыкка танылу өчен дә бик күп көч түгәргә кирәк. «Мин шулай соңлап кына эстрадага килеп дөрес эшләдемме икән? Минем турыда бик күп сөйлиләр». — дип ачыктан-ачык борчыла иде ул.
Бернигә дә карамыйча, алга бар, хетерлар синең иҗатыңны үстерә генә, дип әйткән идем.
Миңа беренче танышуыбызда Нурисламның йөзе ничектер кырыс кебек тоелды. Әмма чынлыкта ул бертуктамый үз өстендә эшләүче, тыйнак, кирәк вакытта ярдәм кулы суза торган, аралашучан, гади бер авыл егете. Чын татар егете.
Нурисламның пандемия башланганына да бик борчылганын хәтерлим. Болай да халык тарафыннан тәнкыйтькә юлыккан җырчы буларак, чикләүләр башлануны бик авыр кабул итте. Шулар барысы да бергә җыелып, сәламәтлегенә тискәре йогынты ясагандыр, дим. Һәрхәлдә, соңгы аралашуыбызны искә төшереп, үземә шундый нәтиҗә чыгардым.
Сиринә Зәйнетдинова: «Соңгы тапкыр Питрау бәйрәмендә күрештек»
Җырчы Сиринә Зәйнетдинова Нурислам белән концертлар куеп йөргән.
Нурислам белән танышканнан соң, районнар буйлап бергәләп концертлар оештырып йөргән идек. Кунакларга йөрешеп аралашмасак та, иҗат безне бәйләп тора иде. Бергә эшләгән дәвердә кешелекле, әдәпле, акыллы кеше икәнлегенә инандым мин аның. Ул сине беркайчан да авыр вакытыңда ташлап калдыра торган кеше түгел иде. Киң күңелле, концертларга йөргәндә дә подъезд төбеннән үк килеп ала, подъезд төбенә кадәр кайтарып куя иде.
Нурислам белән соңгы тапкыр быел Зәй районындагы Питрау бәйрәмендә күрешкән идек, — дип сөйләде Сиринә Зәйнетдинова.
Алинә Шәрипҗанова: «Матур җыр таптым дип шалтыраткан иде»
Алинә Шәрипҗанованы Нурислам белән композитор Фирзәр Мортазин таныштырган.
Бер тапкыр Фирзәр Мортазин: «Сезнең Нурислам дигән җырчы белән тавышларыгыз туры киләчәк», — дип шалтыратты. Безнең «Үтте инде» дигән дуэтыбыз — аның идеясе.
Нурисламны артык якыннан белмәсәм дә, аның үзенә һәм иҗатына карата таләпчән икәнен, бөтен дөньясын онытып, бик бирелеп җырлаганын әйтә алам.
Бик матур җырлар сайлый иде ул. Бер ай элек кенә: «Бер матур җыр таптым», — дип шалтыраткан иде. Минем концертлар белән йөргән вакытым булгач, кызганыч, яздырырга җитешә алмадык», — дип сөйләде ул.
«Иртәгәсе Аллаһ кулында…»
Нурислам 2018 елда «Интертат”ка биргән әңгәмәсендә үзенең киләчәккә планнары зур булуы, әле сөйгән ярын табып, тормыш корып, кечкенә бәби үстерәсе килүе турында сөйләгән.
Хәбәрчебезнең: «Ун елдан соң тормышыгызны ничек итеп күз алдына китерәсез һәм үзегезне сәхнәдә күрәсезме?» — дигән соравына ул:
— Ун елдан соң эстрадада булырмын дип уйламыйм. Чөнки үземне анда күрмим, бу чынбарлык. Ун ел буе җырлап йөрергә дә җыенмыйм. Тормышыма килгәндә, бер сүз дә әйтә алмыйм. Ун елдан соң мин нинди булырмын, җир йөзендә булырмынмы — бөтенләй ул турыда уйлаганым юк. Мин бүген белән яшим. Бүген мин бар, яшим, мин шат. Иртәгәсе Аллаһ кулында…» — дип җавап биргән…
Моңлы җырчыны иртәгә мәңгелек йортына озатачаклар. Нурислам туган авылы — Питрәч районы Кәвәл авылына җирләнә.
Нурисламның балалары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урыны оҗмах түрләрендә, караңгы каберләре нурлы булсын.