татарские поздравления на юбилей 55 лет женщине на татарском языке
ПОЗДРАВЛЕНИЯ С ЮБИЛЕЕМ НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫК, ТАТАРЧА ЮБИЛЕЙ КОТЛАУЛАРЫ.
Хөрмәтле (исем — имя) әфәнде! …ханым!
Бүген без сине зур бәйрәмең – юбилеең белән тәбрик итәр өчен җыелдык. Тормышыңның һәр көне бүгенге кебек якты, күтәренке кәефле, куанычлы булсын!
Сиңа бәхетнең иң зурысын, уңышның иң мулын, гомернең иң озынын телибез.
Һәрвакыт шундый ук эчкерсез, шат күңелле, ихлас, ягымлы булып кал!
Хатын-кызны 60 яше тулу уңаеннан котлау
Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз!
60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы.
Киләчәктә балаларың вә оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.
Сезне бүгенге матур бәйрәм – туган көнегез белән чын күңелдән тәбрикләргә рөхсәт итегез!
Киләчәк тормышыгызда меңнәрчә бәхет-шатлыклар, корычтай саләматлек, эшегездә күптән-күп уңышлар телим (телибез). Бүгенгедәй сау, яшь, матур булып яшәгез!
Сезне җәваплы эшегездә зур уңышлар көтсен, сез – зур хөрмәткә лаеклы сәүдәгәр (эшкуар, тәбиб, укытучы, иптәш).
Сезнең туганыгыз (имя), туганнарыгыз (имена).
Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың.
Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, сөекле һәм сөйкемле кешебез!
Иң изге, ак һәм пакь теләкләр белән …
Туган көнең белән котлыйм сине!
Синнән дә якын, синнән дә тугры иптәшем юктыр, шуңа күрә сиңа чын күңелемнән киләчәктә дә үзеңдә булган гүзәл сыйфатларыңны сакларга телим.
Сине тазалык-саулык, якты киләчәк, бәхетле матур көннәр көтсен, дус-ишләрең, туган-тумачаларың, гаиләң тик сине сөендерсен, дустым!
Чын күңелдән сине туган көнең белән тәбрик итәм!
Һәрвакыт шундый ук чибәр, көләч йөзле, ачык күңелле булып кал! Һәр көнең шатлык-куаныч белән тулсын, якын кешеләреңне сөендереп, зур уңышларга ирешеп, бәхетле булып яшәргә язсын
Сине хөрмәт иткән (имя).
Бүген синең якты бәйрәмең – туган көнең.
Без сиңа саулык-сәламәтлек, мул тормыш, чиксез бәхет телибез. Синең яныңда һәрвакыт үзеңне хөрмәт итүче якыннарың, туганнарың, тугры дусларың булсын.
Бүгенге шат, көләч елмаюың синең йөзеңнән бервакытта да качмасын. Сәламәт бул, тәүфиклы бул, бәхетле бул!
Тәбриклим сине туган көнең белән!
Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюың сине беркайчан да ташламасын.
Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын- озак еллар яшәвеңне телим.Сәламәтлек, җан-тән тынычлыгы һәм бәхетләр сиңа ихлас күңелдән.
Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып иллене тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор.
Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри. Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый.
Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ кешегә әверелә.
Сез дә бүген яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе, булып гомер көзегезгә аяк басасыз.
Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең.Чөнки әле кышлар бар, «Олы кеше – солы төше» дигән 80 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар.
Йөзенчене тутырганда телисе изге ният- теләкләр бар. Ә хәзергә исә, юбилеегыз белән сезне.
50 яшьлек кабатланмаслык бәйрәмегез белән!
Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйм.
Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим.
Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал.
Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.
Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул!
Уй теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын!
Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай!
Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.
Сине туган көнең белән дусларча тәбриклим. Сиңа ак бәхетләр, зур мәхәббәт, исәнлек-саулык телим. Тормыш юлларыңда сиңа гел яхшы затлар гына очрасын, киләчәгең якты булсын, ходай уйламаган-көтмәгән шатлыклар яудырсын сиңа! Ахирәтең (имя). Сабакташың (имя). Дорогой(ая)….!
55 яшь
Поздравления с 55 летним юбилеем на татарском языке
55 яшьлек юбилей белән котлаулар
55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…
Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
Сары көздә сары яфраклар да
Җир өстенә коелып бетә.
Җиң сызганып эшләп йөргән чаклар
Сизелмичә үтә дә китә.
55 яшь. Беләсезме,
Картлыкның кызлар чагы.
И! Бер сагынырсың әле
Кая диеп кыз чагым.
Бүген сиңа бәхет тели
Лачын кебек улларың,
Кызларың — йолдызларың,
Кияүләр, оныкларың,
Дус-ишләрең, якыннарың,
Барча-барча туганнарың,
Кода-кодагыйларың.
Күргән хәсрәтләргә түздең,
Сабырлык бирде Ходай.
Сәламәт бул, кайгы күрмә,
Яшь аралаш гел елмай.
Биреп була әле
Сиңа Күп дигәндә утызны.
Картаймыйчы гел яшь килеш
Кем саклаган бу кызны?
Төгел яшен бер бәндә дә
әйталмас иреңнең дә.
Яшәп ятасыз бугай сез
Мәңге яшьлек илендә.
Шуңа күрә без телибез:
Ирең белән гел бергә
Язсын Сиңа исәнлектә
Йөз яшеңне күрергә.
Безгә бераз оят хәтта,
Сиңа Син дип дәшәргә.
Япь-яшь килеш йөри торгач,
Җиттең, пенсә яшенә.
Пенсионер дип әйтергә дә
Әллә ничек, уңайсыз.
Картаюны белми торган
Мадмуазель бугай Сез!
55 яшь-сабый чак ул.
Килешмәс сон, кем генә?!
Картлыгыңнын, яшьлегенә
Килеп җиткән көн генә.
Синең, гөмер алда әле,
Яшә дөнья куптарып.
Исәнлектә картылыгыңның,
Картлыгына җит барып!
***
Узгәрде лә заманалар-
Пенсә яше яшәрде.
Элек картлар җиткән чорга
Озатабыз яшьләрне.
Менә бүген пенә даулый
Унсигез яшьлек ханым.
Мин утыз ел эшләдем, дип
СӨйләгән була тагын.
Сиңа бүген 55 дип,
Чын дусларың сөйләмәс.
Чын дус булса, беркайчан да
Пенсә яшен теләмәс.
Картаюны белми шулай
Яшә hаман яшь булып.
Без телибез Сиңа бәхет;
Күр игелек, яхшылык!
Без бәхетле, әнкәй (әткәй), син булганга,
Балам диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп, баш иябез сиңа,
Бүген 55 яшең тулганда.
Эш-гамәлең синең маяк кебек
Киңәш-сүзең булды таманга.
Мәрхәмәтле үзең, сокландыра
Кулларыңнан гөлләр тамганда.
Озак яшә, бер дә авырма син,
Хәер-савап кайтысын үзеңә!
Сагынышып җыелырга язсын
Әти-әни йорты түренә.
55 яшьлек юбилейга котлаулар хатын-кызга
Искитмәле гаҗәп хәл бу,
Ышанасы килми һич!
Бәлки бу бер шаяртудыр
( фәләнгә ) илле биш?!
Биреп була әле сиңа
Күп дигәндә утызны.
Картайтмыйча гел яшь килеш
Кем саклаган бу кызны?
Төгәл яшен бер бәндә дә
Әйтә алмас иреңнең дә,
Яшәп ятасыз бугай сез
Мәңге яшьлек илендә.
Шуңа күрә без телибез
Ирең белән гел бергә,
Язсын сиңа исәнлектә
Йөз яшеңне күрергә.
55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…
Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син.
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма
«Картаям», — дип хафаланма —
Узды вакыт чүт кенә.
И гүзәл җан, синең өчен
Илле биш яшь чүп кенә.
Бит алмаңны ни кызарткан —
Яңгыр микән, кар микән?
Сине күреп сокланмаган
Берәр ир-ат бар микән?
Дулкынланмый ачып булмый
Гөлбакчаңның капкасын.
Чәчәккә кырау төшүдән
Ходай үзе сакласын!
Бәйрәмендә караңгыдан
Бушандыра тор безне!
Дөньяның матурлыгына
Ышандырып тор безне.
Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз.
Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, ак бәхетләр, барыбызның да күңел җылысын тоеп, игелекләр күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрчак аяз булсын. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә, әнкәй.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
«Әнкәй» диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак була,
Кайгыларың булса — югала.
Уйлама әле картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Кадерлебез! Бәйрәмең белән ихлас котлап, сиңа нык сәламәтлек, гаилә шатлыгы, күңел тынычлыгы, бәхет-куанычлар белән тулы озын гомер, тигезлек телибез. Әрнү-сагыш белмә, һәрвакыт шулай мөлаем, олы йөрәкле, ярдәмчел бул. Изге дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, балаларыңның, оныкларыңның ихтирамын, күңел җылысын тоеп бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
Юбилеең котлы булсын, апам,
Йөзләреңдә бәхет балкысын.
Изге, мәрхәмәтле йөрәгеңдә
Һич сүнмәсен кояш яктысы.
Кодагый! Юбилеең мөбарәк, ризык тулы өстәлләрегез түгәрәк, тормышыгыз бәрәкәтле, куанычлы булсын.
Яз аенда тугангамы, кодагый,
Син язлардай матур, ягымлы.
Каршылыйсың ачык йөзең белән,
Әзер була һәрчак табының.
Һәр гомернең кышы, көзе була,
Ә синеке һаман җәй килеш.
Кешелегең, кечелегең сине
Яшәтәдер шулай яшь килеш.
55 яшең килеп ишек каккач,
Мендем димә яшьнең түренә
Күңелдә калсын көз чуагы
Гомер үтә диеп сүрелмә.
Марат Кәбиров проектлары: әдәби остаханә, файдалы киңәшләр, юмор
Марат Кәбиров сайтының кушымтасы. Сез монда тормыш, көнкүреш, милләт темаларына кагылышлы язмалар, файдалы киңәшләр һ.б. кызыклы язмалар белән таныша аласыз.
55 яшьлек юбилейга котлаулар
Татарча 55 юбилейга котлаулар
Сары көздә сары яфраклар да
Җир өстенә коелып бетә.
Җиң сызганып эшләп йөргән чаклар
Сизелмичә үтә дә китә.
55 яшь. Беләсезме,
Картлыкның кыз чагы.
И! Бер сагынырсың әле
Кая диеп шул чагым.
Бүген сиңа бәхет тели
Лачын кебек улларың,
Кызларың— йолдызларың,
Кияүләр, оныкларың,
Дус-ишләрең, якыннарың,
Барча-барча туганнарың,
Кода-кодагыйларың.
Күргән хәсрәтләргә түздең,
Сабырлык бирде Ходай.
Сәламәт бул, кайгы күрмә,
Яшәгән саен елмай.
Бәйрәм булсын мөбарәк,
Табын булсын түгәрәк!
Бүгендәй бәйрәмнәрне
Гел каршылыйк бергәләп!
***
Язлар гына бүләк итәдер ул
Бу дөньяга синдәй затларны.
Рәхмәтләргә кушып кабул итче
Йөрәктәге барлык назларны.
Бакчаларда кошлар сайрап туймый,
Сине котлап туган көнеңдә.
Изгелекләр генә терки булыр
Фәрештәләр синең иңеңдә.
***
Яшәү маягы син безнең өчен,
Кешелең белән үрнәк син.
Мең-мең рәхмәт тәрбияңә,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
***
Туган көнең белән
Котлыйм сине ихлас йөрәктән!
Тормыш сынаулары аз булмады,
Дөнья сине өйрәткән.
Синең алда әле иксез-чиксез юллар,
Үтәсе дә әле үтәсе.
Айлы булсын гомер кичләрең,
Якты булсын таңнар иртәсе,
Сиңа әле дөнья көтәсе…
***
Синең өчен гөлләр чәчәк атсын.
Тыныч булсын кичең, төннәрең.Сайрар кошлар синең өчен генә
Багышласын иде көйләрен.
***
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Бәйрәмеңнең матур хатирәсе
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез син чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.
***
Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.
Татарча котлаулар юбилейга 55 яшь
- Очрасың гомер юлыңда
Яхшы кешеләр генә.
Авыр чакта таянырлык
Үзең ишеләр генә!
***
Туган көнең белән, дустым,
Көләч булсын йөзләрең.
Бакчадагы гөлләр кебек
Ямьле үтсен көннәрең.
***
Сезне һәрчак, һәр почмакта
Бәхет елмаеп көтеп торсын.
Кысып кочаклап алсын да,
Гел үзенеке итсен.
Туктап калма ярты юлда,
Бәхетең өчен көрәш!
Үзеңнән артык калганын-
Бәхетсезләргә өләш!
***
Йолдыз бәхетеннән көнләшмә син
Йолдызлар да тубән атыла
Синен бәхет алда булыр әле
Котеп алган бәхет татлырак.
Йолдызның да ае бар дисән син
Синен пар да ерак йөрмидер
Ул да сина беркөн килер әле
Син көткәнен генә белмидер…
***
Туган көнең белән котлыйм!
Бәхетең ташып аксын!
Чибәр-чибәр егетләр дә
Синең яныңа чапсын!
Туган көнең котлы булсын!
Кояш сиңа елмайсын!
Һәр туачак кояшлы көн
Чиксез шатлык аударсын!
Бәхетле бул, шатлан һәм көл!
Ярың белән янәшә!
Барысы да синең кулда!
Кадереңне белеп яшә!
***
Туган көнең белән тәбрик итәм,
Сәламәтлек теләп иң элек!
Һәрбер көнең үтсен бәхет белән,
Яшә шатлыкларга төренеп!
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзлэр,
Күңелләрдә булган саф хисләр!
Озын гомер!Якты матур тормыш!
Минем сиңа әйтер теләкләр!
***
Син туган көн бик күңелле булган,
Табигать тә калган тынычлап.
Туган көнгә күркәм теләкләрне
Юллыйм әле, дустым, кушучлап.
Беркайчан да саулык ташламасын,
Бәхетләрең булсын түгәрәк.
Шатлык арты шатлык килеп торсын,
Бала-чага үссен тәгәрәп.
Татарча котлаулар 55 хатын кызга
Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
* * *
55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә…
Син бәхетле: гаиләң тигез,
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
* * *
Котлы булсын туган көн!
Илле бишләр тулган көн!
Әй икегез, икегез!
Икегез дә бер тигез.
Тигез яшәп икегез
Йөз иллегә җитегез!
Бик җаваплы эшегез,
Сез зур белгеч кешебез.
Сез булганга безнең дә
Яхшы бара эшебез.
Шушы матур айларда,
Дусларыбыз кайларда? —
Дип килдек монда котлап,
Шушы ямьле айларда.
Язса иде яшәргә
Бик озак бергә-бергә.
Бергәлекләр, бердәмлекләр
Барса иде гомергә.
Татарча котлаулар 55 яшь
- Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең –
Без калабыз шушы теләктә.
***
Һәр көн сине котлап кояш чыксын,
Сине назлап җилләр иссеннәр.
Яшәү матурлыгы, яме булып
Көн артыннан көннәр үтсеннәр.
***
Күңел күгең һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар.
***
Туган көнең-юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Юлларыңа ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Кайгы-хәсрәт баш очыннан узсын –
Шул теләкләр бездән үзеңә.
Поздравления с юбилеем на татарском языке мужчине/женщине
Юбелеең синең котлы булсын,
Озак еллар язсын яшәргә.
Барчабызга язсын хөрмәтләп,
Һәрчак яратып эндәшергә.
Бәхетле бул, зинхар, кайгы күрмә,
Шатлан, сөен. Синең көнең бүген.
Барлык теләкләрең чынга ашсын,
Һәрчак аяз булсын синең күгең.
(перевод с татарского в стихах)
Поздравляю тебя с юбилеем,
Живи с родными еще очень долго.
Пусть с уважением все твои друзья
Радости желают тебе очень много.
Будь счастлива, никогда ты не горюй,
Сегодня твой день. Живи и радуйся.
Пусть все желания твои исполнятся,
Пусть на небе солнышко появится.
Юбилей белән котлыйбыз,
Бәхетләр, шатлык телибез,
Тазалык та күп булсын,
Гомерләр озак барсын.
Һәр биш ел саен гасыр,
Шундый ук бәйрәм үтсен,
Яратканыгыз яратсын,
Бәладән саклый белсен.
Без дә сине яратабыз,
Син матурсың, намуслысың,
Синең белән сокланабыз,
Син үзең бик җаваплысың.
(перевод с татарского)
С юбилеем поздравляем,
Счастья, радости желаем,
И здоровья много-много
Жизнь прожить желаю долго.
Чтоб такой же праздник был
Каждые пять лет сто лет,
Пусть любимый бы любил,
Защищал от бед.
Мы тоже тебя любим,
Ты красива и честна,
Тобой восхищаемся будем,
И ты так ответственна.
Бүген без котларга килдек,
Сине бигерәк тә яратабыз,
Күз алдына да китереп
Синсез без китереп алмасбыз.
Менә синең юбилеең җитте,
Бәхет, сәламәтлек телибез,
Озын гомер, олуг мәхәббәте
Булсын гел, сине без кадерлибез.
Шатлык ешрак йортта булсын,
Елмаеп, тату яшә,
Кайгы — хәсрәт узып китсен,
Бәхетсезлек булмас өйдә.
(перевод)
Сегодня мы пришли поздравить,
Сказать как любим мы тебя,
Не можем даже мы представить
Без твоего тепла себя.
Вот наступил твой юбилей,
Желаем счастья и здоровья,
Тебе сил крепких, не болей,
Всех благ и жить тебе с любовью.
Пусть радость часто будет в доме,
Улыбки, смех, согласие,
Невзгоды, беды пусть обходят
Тебя, твой дом несчастия.
Календарьда кызыл түгел бу көн,
Ләкин мөһим бәйрәм көн,
Синең бүген юбилей
Дусларыңны тизрәк җый!
Сәламәтлегең каушамасын,
Байлыкта гына яшәргә язсын,
Тормышың уңай аксын
Тугәрәк дата котлы булсын!
(перевод с татарского)
Сегодня праздник важный,
Пусть в календаре и не красный.
У тебя сегодня юбилей,
Собирай скорей друзей!
Чтоб здоровьем не хворал,
Позитивным лишь бывал,
Чтобы жизнь была богатой,
Поздравляем с круглой датой!
Юбилей тугэрэк дата ул,
Синен тормыш бэйрэмен.
Рохсэт итче сине яратып котларга,
Минем булэгемне сина тапшырырга!
Еллар утэ дип бер дэ курыкма,
Яна конне елмаеп каршыла,
Кузлэрендэ гел нур балкысын,
Кунелен шулай шаян калсын!
(перевод с татарского в стихах)
Юбилей это круглая дата.
Это праздник жизни у тебя.
Так позволь же поздравить любя,
И подарок вручить от меня!
Ты не бойся, что годы летят,
Новому дню ты скорей улыбайся.
Пусть твои глазки все ярче блестят.
И такой озорной всегда оставайся!
Юбилей һәрчак булсын
Күңелле һәм бәхетле.
Таза бул, авырма син,
Хөкем ит син гаделле.
Дөньяда булсын тыныч,
Йөзеңдә елмаю киң,
Бәхет, шатлыклар, уңыш,
Көл дә шатлан һәркөн син.
Юбилей синең өчен
Бәхетле бәйрәм булсын,
Безгә ул Парад төсле
Бик кадерле, абруйлы.
(перевод с татарского на русский)
Пусть будет каждый юбилей
Таким весёлым и счастливым.
Ты будь здоров и не болей,
И оставайся справедливым.
Всех благ и мира во всем мире,
Успехов, радости, удачи.
И на лице улыбки шире,
Ещё и смех тебе в придачу.
Желаю, чтобы каждый раз
Твой юбилей был счастьем,
Он для тебя и для всех нас
Большой парад с участием.
Мөһим көн дип атала,
Төп катнашучы мизгел,
Юбиляр дип санала.
Котлаулар сиңа барсын,
Сүзләр барысы ашсын,
Бәхетең белән безне,
Сөендер син барыбызны.
Таза бул син сәламәт,
Авырма син беркайчан да,
Бәхетле бул галәмәт
Могҗиза булсын алдан да.
(перевод в стихах)
Юбилей — не просто праздник,
Дата важная вдвойне,
Главный в нем один участник,
С королем ты наравне.
Поздравленья все тебе лишь,
И слова все о тебе,
Счастье с нами ты разделишь,
Поклон сделаешь судьбе.
Будем все здоровы очень,
Не болеть чтоб никогда,
Счастья, радость, огонечек,
Чудо пусть будут всегда.
Бүген бәйрәм гади түгел,
Килдек без юбилей өчен,
Син мине нык тыңла бүген,
Котлауларым бирер көчен.
Сәламәтлек телибез без,
Бәхет һәм мәхәббәт,
Кайгы китсен, күңелсезлек,
Бар да булсын әйбәт.
(перевод)
Сегодня праздник не простой,
Пришли к тебе на юбилей,
Ты нас послушать удостой,
Спешим поздравить поскорей.
Хотим здоровья пожелать,
Любви и счастья много,
Пусть прочь уйдут печаль, беда,
Несчастье и тревога.